Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2025, 10:31

Казанның 33 нче хәрби шәһәрчегендә балалар бакчасы төзелеше тәмамлана

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 балага исәпләнгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Монастырь ермагының ямьле ярында урнашкан 33 нче хәрби шәһәрчектә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамлана. Бинада һәм мәктәпкәчә учреждение территориясендә төзелеш эшләре 100 процент диярлек үтәлгән.

Объектта түбә ябылган, тәрәзәләр куелган, җылыту, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системалары көйләнгән, шулай ук лифт урнаштырылган. Балалар бакчасы янындагы территориядә инженерлык челтәрләрен сузалар һәм кече архитектура үрнәкләрен, IT-җиһазларны урнаштыралар.

Күпчелек эшләр 100 процентка диярлек башкарылган, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе.

3,8 мең квадрат метр мәйданлы яңа бинада 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 12 төркем эшләячәк. Музыка һәм спорт заллары, шулай ук тикшеренү, телләр өйрәнү һәм иҗади эшләр кабинетлары җиһазландырылачак.

Балалар бакчасы башка бакчалардан экология юнәлешендә тәрбия бирү буенча аерылып торачак: янәшәдәге территориядә балалар өчен экологик сукмак – төрле табигый объектлар аша уза торган маршрут әзерләнә.

Балалар бакчасын төзү эшләре белән бергә биредә Монастырь ермагының 1,4 гектар мәйданлы яр буе территориясе дә төзекләндерелгән. Ермак тирәсендә бакылдык үрдәк, су күсесе, төнге су кошлары, күл акчарлагы яши. Шулай ук биредә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар – зур чомгалар оя кора.

Бу тирәдә коляска белән йөрүче ата-аналар һәм велосипедчылар өчен транзит аллеялар салынган һәм пандуслар куелган. Ялны тагы да уңайлы итү өчен агачлар янына эскәмияләр урнаштырылган, йога өчен мәйданчык, шулай ук гамаклар һәм шезлонглар өчен урыннар булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 392 балалар бакчасы бар. 10 ел эчендә аларның 78 ендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта мондый балалар бакчаларына 12 мең бала йөри. Бу елны Каштанова урамындагы 415 нче номерлы балалар бакчасында, шулай ук Ярослав Гашек урамындагы 302 нче номерлы балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Казанның Киров районында робот техникасы кабинеты һәм татар теле студиясе булган балалар бакчасы ачылды.

Барлык яңалыклар