Ул Казанда 96-нчы яшендә дөньядан китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанда 96-нчы яше белән барган мәдәният эшлеклесе, Казан университеты тарихы музеена нигез салучы һәм беренче директоры Стелла Владимировна Писарева вафат булды.
Татарстанның танылган музей эшлеклесе Стелла Писарева Житомир өлкәсе Бердичев шәһәрендә 1925 елның 28-нче февралендә туган. 1946 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, А.М.Горький музеена (хәзер А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее) килә, анда 1964 елга кадәр эшли. Аннан соң ТАССР Дәүләт музеенда фәнни эш буенча директор урынбасары вазифасын башкара, фәнни-тикшеренү юнәлешенә җитәкчелек итә, күргәзмәләр һәм масштаблы экспозицияләр оештыра. Аның җитәкчелегендә оештырылган «Татар әдәбияты тарихы», «Г.Тукайның 80 еллыгы», «Герой-шагыйрь М.Җәлил» күргәзмәләре Мәскәүдә тәкъдим ителде.
С.В.Писареваның Бөгелмә шәһәрендә (1966 ел), Чуаш АССР Козловкасындагы Н.И.Лобачевский музеенда (1994 ел), шулай ук Яр Чаллыда КамАЗ төзү һәм шәһәр тарихы музеенда, Кырлайда Г.Тукай музеенда яңа республика музейларын булдыруга керткән өлеше билгеле. Стелла Писарева җитәкчелегендә 1979 елда оештырылган Казан дәүләт университеты тарихы музее шәһәрнең мәдәни тормышында мөһим үзәк булып тора. 39 ел музей белән җитәкчелек итү дәверендә Стелла Писарева йөзләгән университет күргәзмәләре, семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр оештырды.
1975 елда аңа «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
2004 елда Стелла Писарева «Казан университетының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Быел Стелла Владимировна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Һәм вафатына кадәр эшләвен дәвам итте - Казанда Горький һәм Шаляпин музеенда мәдәни-агарту программаларын оештыручы булып торды.