Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2025, 11:39

Урам ярминкәсе һәм «Табын» перформансы: Мәскәү базары «Яңадан туган көнен» ничек билгеләп үтәчәк

Чаралар 28–30 ноябрь көннәрендә узачак

Денис Гордийко фотосы

Бу ялларда, 28–30 ноябрь көннәрендә, Мәскәү базарында «Яңадан туган көн» хөрмәтенә бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. Кунаклар өчен өч көн дәвамында ярминкәләр, экскурсияләр оештырылачак, табын әзерләнеп, «истәлекләр лабораториясе» эшләячәк.

Базар территориясендә, 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр барлык Идел буе җитештерүчеләре катнашында, урамда өч көн дәвамында фермерлар ярминкәсе оештырылачак, дип хәбәр итә сәүдә предприятиесенең матбугат хезмәте.

Шулай ук бу көннәрдә 9:00–21:00 вакыт аралыгында лабазның икенче катында Мәскәү базары белән бәйле архив видеолар тупланган «Истәлекләр лабораториясе» инсталляциясе урнаштырылачак. Биредә шәһәр халкын базар белән бәйле балачак яки яшьлек хатирәләре белән уртаклашырга чакыралар.

Балалар өчен ял көннәрендә 12:00 сәгатьтән архитектура остаханәләре оештырылачак. Анда балалар үз күзаллаулары буенча базар моделен булдырачак, шулай ук биредә «Минем серләрем» темасына әңгәмә уздыру күздә тотыла. Дәресләрдә катнашу өчен 26 ноябрьдә Мәскәү базарының телеграмм-каналында теркәлергә кирәк.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен 28 ноябрьдә 17:00–18:00 вакыт аралыгында мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында «Табын» этник перформансы әзерләнә. Милли киемнәрдән чыгыш ясаучы артистлар табын җырларын җырлап, кунакларның күңелен күрәчәк. Чарага килүчеләр татар халкының милли ризыгы булган бәлештән авыз итеп карый алачак һәм өстәлдә башка сыйлар да булачак.

Чара турында тулырак мәгълүматны һәм яңалыкларны базарның рәсми телеграм-каналында күзәтергә була.

Мәскәү базары беренче тапкыр 1976 елның 18 ноябрендә – 49 ел элек ачылган. Ә бу елны ул төзекләндерүдән соңгы туган көнен билгеләп үтәчәк.

Яңартылган Мәскәү базары 2025 елның 20 маенда сынау режимында ачыла һәм ул ярты ел эчендә шәһәр халкының күз алдында сизелерлек үзгәргән. Биредә амфитеатр, җәмәгать теплицасы, урам ярминкәсе, кием-салым базарының яңартылган павильоннары һәм базарның үз парковкасы барлыкка килгән. Шулай ук базар тирәсендәге территория дә төзекләндерелгән.

Барлык яңалыклар