В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразы буенча, катлаулы метеошартлар ким дигәндә дүшәмбегә, 2 февральгә кадәр сакланачак
Марат Мөгыйнов фотосы
Бүген көндез Казанда көньяк-көнбатыштан исәчәк җил, юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртеп, аның тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -10..-12 градусны күрсәтәчәк.
Катлаулы метеошартлар ким дигәндә дүшәмбегә, 2 февральгә кадәр сакланачак. Бу көннәрдә республиканың кайбер районнарында җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәя. Халыкка сак булырга, транспорт чараларын йөртүчеләргә ерак сәфәргә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 30 гыйнвар киченнән «Буран» планы гамәлгә кертелде. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 1,3 мең тонна материал: 476 тонна реагент һәм 908 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.