Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 11:25

Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларында 600 меңнән артык кеше булды

Иң зур аудиторияне «Итил» һәм «Алма спасы» фестивальләре, «Тормыш агачы» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары җыйды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль, Юлия Летникова). Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елында оештырылган чараларда 600 меңнән артык кеше булды. 2022 елда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары арасында «Итил» һәм «Алма спасы» фестивальләре, «Казан тавышы» спектакльләре, «Тормыш агачы» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары, Сабантуй аеруча популяр булды.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аппарат киңәшмәсендә тамашачыларны җәлеп итә торган һәм аларның күңелләренә хуш килгән яңа кызыклы чаралар өчен профиль бүлекчәләренә рәхмәт белдерде. «Итил», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» – бик популяр проектлар, алар күзаллауны киңәйтә, зәвык формалаштыра. Алга таба да аларга ярдәм итәчәкбез», - диде ул.

Үз чиратында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов кайбер чараларның Татарстан Рәисенең татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Матди булмаган мәдәни мирасны саклау белән бәйле чаралардан тыш, «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проекты очрашулары да узды. «Парк кунакларына һәр чәршәмбедә яңа тематик программа әзерләнде, анда квестлар, концертлар, лекцияләр һәм башка активлыклар оештырылды. Киләсе җәйдә дә проект дәвам итәчәк», – дип анонслады А.Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.02.2023
Видеорепортаж
20.02.2023 10:52
Казанда өч ел эчендә китапханә фондларын комплектлауга 23 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар