14 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр катнашырга чакырылалар
«Очрашу урыны» театраль лабораториягә теркәлү башланды. Программа 2 нче июльдән 6 нчы июльгә кадәр Урицкий исемендәге паркта узачак.
Лаборатория пластик һәм музыкаль импровизация нигезләре, сәхнә этикасы буенча шөгыльләрне үз эченә ала. Катнашучылар сәнгатьчә үз-үзеңне күрсәтү инструментларын үзләштерәчәк, шулай ук «иҗтимагый театр» һәм «перформанс» юнәлешләре белән таныша алачак.
6 июль – йомгаклау көнендә балалар җәмәгать киңлегендә ачык джем-сейшн импровизация үткәрәчәк. Чарада биюләр һәм музыка уен коралларында чыгыш ясау көтелә.
Программаның кураторы Казанның яшь тамашачы театры педагогы, режиссер, «Ихлас», «Театралка» һәм «Создавая театр» студияләре җитәкчесе Юрий Блинов булачак.
Чарада 14 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр катнаша ала, моның өчен сылтама буенча кереп гариза тутырырга кирәк. Нәтиҗәдә 15 катнашучы сайлап алыначак.
«Очрашу урыны» театраль лабораториясе Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең инклюзив программасы кысаларында, «Мәскәү» мәдәният үзәге ярдәме белән уза. Анда «Ихлас» студиясеннән менталь үсеше үзенчәлекле булган яшүсмер балалар катнашачак.