В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика театрларында рус һәм татар телләрендә спектакльләр, ә концерт залларында 113 төрле тамаша күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Татарстан мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында 500-дән артык чара узачак, дип сөйләде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.
Республика театрларында 192 спектакль – рус телендә, 83 спектакль - татар телендә, ә концерт залларында 113 төрле тамаша күрсәтеләчәк. «Халык соравы буенча без «Әкият» курчак театрында татар телендәге спектакльләр санын арттырдык. Быел тамашачылар шундый 8 спектакльне карый алачак, аларга 2 меңнән артык билет каралган», – диде И.Әюпова.
Шәһәрнең башка мәдәни учреждениеләре дә Яңа ел тематикасына багышланган тамашаларны үз репертуарларына керткән. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 7 балалар куелышын күрсәтәчәкләр, Качалов театрында, Яшь тамашачылар театрында, Кариев театрында әкият сюжетларына нигезләнгән спектакльләрне 26-нчы декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр күреп булачак. Опера театры сәхнәсендә мәктәп каникуллары көннәрендә «Аленький цветочек» балеты премьерасы булачак.
Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы музейлары да әзерләнде. Быел ТР Милли музее «Казан бишбалтасы» күргәзмәсе нигезендә «Диңгез, дулкыннар буенча» дигән тематикага Яңа ел тамашасы тәкъдим итәчәк. Боратынский музеенда 8-нче гыйнварда Раштуа балы узачак. Татарстанның Табигать тарихы музеенда яшь тикшеренүчеләрне фәнни-белем бирү чараларына көтәләр. Биредә мәктәп каникуллары көннәрендә «Кар бөртекләре фабрикасы», «Колбадагы могҗизалар» лабораториясе һәм башка активлыклар эшләячәк. «Эрмитаж-Казан» үзәге казанлыларны «Матисс һәм Шагал мотивлары буенча кышкы медиафантазияләр» Яңа ел күргәзмәсенә чакыра.
«Быел Татарстан китапханәләре дә кызыклы чаралар әзерли», – дип өстәде спикер. И.Әюпова фаразлары буенча, бәйрәмнәр вакытында республика театрларында 150 меңгә якын кеше, ә музейларда 600 меңгә якын кеше булачак.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге ачылды. Биредә бәйрәм программасы, чыршы шәһәрчекләре, фейерверклар куллану мәйданчыклары, Яңа ел каникулларында җәмәгать транспорты эше, хоккей тартмалары, шугалак һәм чаңгы трассалары турында мәгълүмат җыелган.