Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2025, 11:40

Казан мэриясе хезмәткәрләре «Черек күл» паркындагы балалар мәйданчыгын яңарттылар һәм «Тылсым-Волшебство» аллеясында 23 чыршы утырттылар

ТР башкаласында Җирле үзидарә көнен игелекле эшләр белән билгеләп үттеләр

Бүген Татарстан башкаласында Казан мэриясе хезмәткәрләре шәһәр киңлекләрен төзекләндерделәр: «Черек күл» паркындагы балалар мәйданчыгындагы уен комплексын буядылар һәм Ипподром урамындагы 18 нче йорт ишегалдындагы «Тылсым-Волшебство» аллеясында ылыслы агачлар утырттылар. Шәһәр мэриясе һәм район администрациясе хезмәткәрләре Җирле үзидарә көнен шундый изге эшләр белән билгеләп үттеләр.

«Игелекле эшләр – кайгыртуның иң ихлас формасы. Утыртылган һәр агач, төзекләндерелгән ишегалды — безнең уртак хыялыбызны тормышка ашыруга – яраткан Казаныбызның һәр почмагын чиста, матур һәм заманча итү – бер адым ул», – дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсендә.

Мэриянең 52 хезмәткәре бәйрәм иртәсен шәһәр турында кайгыртудан башлады – Черек күлдәге балалар мәйданчыгын тулысынча яңарттылар: таганнарны, тауны, комлыкны, кече архитектура формаларын һәм башка уен объектларын буядылар.

Үзгәрешләр Ипподром урамындагы 18 нче йортның ишегалдына да кагылды, анда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре алып барыла. Бу йортта урнашкан «Тылсым» укыту-күнекмәләр фатиры булган инклюзив үзәк тиешле инклюзив мәйданчыкны да күз уңында тота. Төзелә торган ишегалдында бүген мэрия, районнар администрациясе хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар «Тылсым- Волшебство» аллеясын утырттылар. Территорияне бизәделәр һәм 23 яшь чыршы белән яшелләндерделәр. Шулай ук бу ишегалдында Җиңү көненә, 9 Майга, Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә мемориаль стела ачылачак.

Барлык яңалыклар