В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар вакытлыча урнашу пунктларында пенсионерлар һәм инвалидларны караячак һәм гуманитар ярдәмне сортларга аерачак
«Шәфкатьлелек – Казан» хезмәте Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен үз теләге белән үз өстенә берәр эш алучы – иреклеләр җыюны игълан итте. Аларга вакытлыча урнашу пунктларында пенсионерлар һәм инвалидларны карарга, шулай ук гуманитар ярдәмне бушатырга һәм сортларга аерырга кирәк булачак.
Рус православие чиркәве Курск өлкәсенең утка тотыла торган районнарыннан качакларга комплекслы социаль ярдәм үзәген августта ачты. Көн саен учреждениегә 500-700 кеше мөрәҗәгать итә, ә вакытлыча урнаштыру пунктларында меңнәрчә кеше яши.
Теләге булган һәркем волонтер була ала. Моның өчен +7(996)900-50-30 телефонына шалтыратырга кирәк.
Шулай ук иреклеләрне хәйрия һәм социаль хезмәт буенча Синодаль бүлек җыя. Гаризаларны сылтама һәм +7(800)707-02-22 телефоны буенча кабул итәләр, дип хәбәр ителә «Татарстанда православие» порталында.
«Шәфкатьлелек – Казан» хезмәте Татарстан иреклеләренең Россиянең яңа төбәкләренә даими рәвештә сәфәрләрен оештыра. Волонтерлар йортлары атыш нәтиҗәсендә зыян күргән пенсионерларга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш ярдәм күрсәтә, шулай ук госпитальләрдә сугышчыларны карый.