Музыкаль проектта Россия һәм чит ил башкаручылары катнашачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче март). Казан XI Халыкара L’arte del arco фестивале узачак Татарстан шәһәрләренең берсе булачак. Анда Россия, Таҗикстан, Казахстан, Кытай һәм Франция музыкантлары катнашачак.
ТР башкаласында фестиваль 13 нче, 17 нче һәм 20 нче мартта С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында узачак. Тамашачылар алдында солистлар Елена Корженевич, Александр Гулин, Джовидон Хасанов, Сергей Полтавский, Татьяна Чулочникова һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Сәхнәдә скрипка, виола да гамба, барокко виолончеле, гиджак, эрху, кылкобыз һәм башкалар яңгыраячак. «Кыллы уен коралларының мондый киң спектры (борынгы, этник, заманча) фестивальдә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк», – дип сөйләде Казанның La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Казаннан тыш, фестиваль Түбән Камада һәм Яр Чаллыда узачак. Традицион рәвештә чакырылган солистлар балалар музыка мәктәпләре һәм көллиятләрендә тәрбияләнүчеләр өчен бушлай мастер-класслар үткәрәчәк.
Керү билетлар буенча башкарылачак. Фестивальнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.