Химиклар мәдәният йортында бүген «КультТорг» акыллы куллану фестивале булачак. Кунакларны гараж сату, экологик товарлар маркеты, мастер-класслар һәм башка активлыклар көтә. Яхшы хәлдәге киемнәрне хәйрия максатларына тапшырырга мөмкин булачак.
«ЭкоЛогично» проекты активистлары эшкәртүгә кырыну станокларын, каләмнәрне, фломастерларны, даруларның пластик төргәкләрен, пластик капкачларны, кремнардан, теш пасталарыннан тюбикларны, кирәкмәгән савыт-сабаларны, батареяларны, аккумуляторларны, ватык телефоннарны һәм башка бик күп нәрсәләрне кабул итәчәк. Тулы исемлек һәм таләпләр белән
сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Надежда» хәйрия оешмасыннан зооволонтерлар азык, чүпрәкләр, инсулин шприцлары, медицина резин бишбармакчалары, терлекләр өчен физик эремә һәм йогышсызландыручы дарулар җыячаклар.
Чара 12:00 дән 19:00 га кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ямашев проспекты, 1. Икенчел чимал җыю зонасы беренче катта урнашачак, керү – буш, дип хәбәр иттеләр
оештыручылар.