Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2019, 12:45

Казанда 20-27 августта 50-дән артык мәдәни чара узачак

Мәдәни вакыйгалар афишасы белән KZN.RU рәсми порталында танышырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру көннәрендә, 20-27 августта, Казанда 50-дән артык мәдәни чара узачак. Театр сезоны озайтылды, этник һәм гастрономия фестивальләре, күпсанлы күргәзмәләр һәм ярминкәләр планлаштырылган. Планлаштырылган вакыйгалар турында тулырак бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.

Казан Кремленең Спас манарасында инсталляцион тамаша иң якты вакыйгаларның берсе булачак. 21-23 августта кичке сәгать 9-да биредә дөнья, Россия һәм милли сәнгатьнең классик әсәрләре проектлары тәкъдим ителәчәк.

«Казан» гаилә үзәге янында 23-25 август көннәрендә шәһәр халкының яраткан «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Килүчеләр дөньяның төрле илләрендәге кухня ризыкларын татып карый алачак.

Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендәге чаралар программасы масштаблы һәм якты булырга охшаган. Шулай итеп, Р.Гафаров сүзләренә караганда, Горки-Әмәт урманы WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарын, шулай ук чемпионат мәйданчыкларыннан турыдан-туры катнашуны теләгән һәркем карый ала торган мәйданчык булачак.

Горький паркында төрле мәдәниятләргә багышланган һәм берничә телдә (рус, татар һәм инглиз телләрендә) узачак программа планлаштырылган. Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары чемпионат һәм эшче һөнәрләр белән таныша алачак. Паркта ике зона эшләячәк: көндез күпләр тарафыннан яратып өлгергән Skills Bazaar мәйданчыгы мини-остаханәләр белән ачылачак, анда һәркем үзен яңа һөнәрдә сыный алачак. Кичке вакытта аш-су осталары белән фуд-корт зонасы эшләячәк. Параллель рәвештә көн дәвамында парк сәхнәсендә музыкаль төркемнәр һәм диджейлар катнашында концерт узачак.

Моннан тыш, укучылар «Киләчәккә билет» мобиль интерактив зонасында һөнәри юнәлеш бирү буенча тестлар уза алачаклар.

«Кабан күле яр буенда да бай мәдәни программа  планлаштырылган, анда заманча татар төркемнәре һәм артистлар үз композицияләрен башкарачак. Шулай ук театр спектакльләре тәкъдим ителәчәк һәм кино күрсәтүләр узачак», – дип сөйләде Р.Гафаров.

Бауман үзәк җәяүлеләр урамында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Милли программа оештырыла. Барлык казанлыларның традицион очрашу урынында - сәгать янында сәнгать осталары, халык уен кораллары һәм халык биюләре оркестры, фольклор коллективлары катнашында концерт булачак. Биредә үк милли уен коралларында уйнау һәм биюләр буенча мастер-класслар узачак.

Иске Татар бистәсе территориясендә кунаклар һәм шәһәр халкы аутентик атмосферага чума алачак: 22-нче августта биредә «Иске Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестиваль-конкурсы узачак. Татарстанның 22 районыннан 500-дән артык артист (57 фольклор коллективы һәм солист) лироэпик әсәрләр башкарачак, гөслә, мандолина һәм башка уен коралларында уйнаячак һәм, әлбәттә инде, барлык катнашучыларны түгәрәк уен һәм әйлән-бәйләнгә чакырачак.

Бу елның иң мөһим һәм көтеп алынган вакыйгаларының берсе булган мәдәни вакыйгалар афишасы белән KZN.RU рәсми порталында танышырга мөмкин.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2019
Видеорепортаж
19.08.2019 11:20
Казан WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык чемпионатын уздыруга әзер
Барлык яңалыклар