Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2025, 09:01

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин төзекләндерелгән «Зилант» скверын карадылар

Җәмәгать киңлегендә өч метрлы Зилант урнаштырдылар һәм 8 агач һәм 1,8 мең куак утырттылар

Бүген Казанда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин капиталь ремонт тәмамланганнан соң яңа «Зилант» скверын карадылар. Яңартылган җәмәгать киңлеге Кремль урамында 7 нче һәм 9 нчы йортлар арасында урнашкан.

Фонтан – скверның үзәк элементы. Ләкин хәзер аңа өстәмә рәвештә Зилантның яңа бронза скульптурасын урнаштырдылар. 3,3 метр биеклектәге һәм 800 кг авырлыктагы фигура татар скульпторы Әлфиз Сабиров эскизы буенча Кытайның иң эре кою остаханәләренең берсендә эшләнгән. Зилант коңгырт төскә ия. Кичке вакытта фонтан һәм скульптура үзе яктыртыла, үзенчәлекле мохит тудыра.

Скверны төзекләндергәндә яшелләндерүгә зур игътибар бирелде: 615 кв.м мәйданда 1,8 меңнән артык куак утыртылды. Зилант скульптурасын капламасыннар өчен, үсемлекләрнең тәбәнәк сортлары сайлап алынган. Алар арасында: слива яфраклы дүләнә, җилгәргеч гортензия, миләш, туя, туфракны каплаучы роза һәм япон спиреясы, ялтыравыклы кизил куагы. Шулай ук заманча автоматлаштырылган су сиптергеч системасы белән җиһазландырылган 300 кв.м чирәм җәелгән.

Өстәмә мохитне кече архитектура җиһазлары тудыра: ике кече Зилант һәйкәле һәм лалә чәчәге скверның керү төркемендәге яктырту баганаларын бизәде. Баскычларны гранит плитәләр белән тышлаганнар. Фонтаннан тыш, аның артындагы арканы яңартканнар һәм терәк диварга чын металл бизәкле ишек урнаштырганнар.

Проектны Казанның үсеш институты гамәлгә ашырды. Скверны төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылды.
Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин төзекләндерелгән «Зилант» скверын карадылар
Барлык яңалыклар