Aurora оркестры Queen, Nirvana, Rammstein төркемнәренең хитларын башкарачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Салават Күпере микрорайоны паркында 3 нче июньдә Aurora эстрада оркестры чыгыш ясаячак. Музыкантлар рок-җырлар белән яңа программа тәкъдим итәчәкләр.
Концертта Queen, AC/DC, Nirvana, Rammstein, Scorpions, «Король и шут» һәм башка төркемнәрнең хитларына каверлар башкарачаклар.
Музыкаль программа 16:00 сәгатьтә парк амфитеатрында башланачак. Концертка керү бушлай, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә инклюзив фильмнар күрсәтү, лекцияләр, тренировкалар һәм башка вакыйгалар планлаштырылган. Алар турында тулырак KZN.RU материалыннан белеп була.