Муниципаль китапханәләр челтәре директоры «Библиобус» мобиль комплексы һәм аның 85 яшьлек иң өлкән укучысы турында сөйләде.
Фото: Резеда Исмәгыйлева архивыннан
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). «Библиобус» мобиль китапханә комплексы Казан бистәләренә 500 тапкырдан артык барган. Инде биш ел дәвамында ул ай саен Ветераннар йортына, шулай ук Вознесение һәм Самосырово бистәләренә китаплар илтә. Муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре китапларны укучылар теләген исәпкә алып сайлый. Аларның нинди китапларларга өстенлек бирүләре һәм проект ярдәмендә бистәләрдә яшәүчеләр өчен нинди мөмкинлекләр барлыкка киләчәге турында KZN.RU порталы корреспондентына муниципаль китапханәләр челтәре директоры Резеда Исмәгыйлева сөйләде.
Проект өстендә эшләгәндә Россиянең төрле илләре һәм регионнары, аерым алганда, Амур өлкәсендәге тәҗрибәләр өйрәнелде, анда библиобуслар халыкның тыгызлыгы түбән булган авылларга хезмәт күрсәтә. Финляндиядәге китапханә комплекслары да шундый ук принцип буенча йөри. Ә Швециядә моның өчен көймәләр җайлаштырылган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казан китапханәсе ерак бистәләргә генә хезмәт күрсәтеп калмый, аны «Әдәби ишегаллары» кебек төрле чараларда да кулланалар. Мобиль китапханә комплексын Шәһәр һәм Республика көннәрендә бәйрәм мәйданчыкларында да очратырга мөмкин, Балаларны яклау көненә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен Казан турында материаллар әзерлиләр. Моннан тыш, җәй көне модульле уку залында балалар өчен мастер-класслар уздырыла.
Библиобус үз эченә 1,5 меңгә кадәр китап сыйдыра. Нигездә, Казан мобиль китапханә комплексы укучыларга сәнгать әсәрләрен алып килә, әмма нинди дщ булса тармакка караган, фәнни-популяр, балалар әдәбиятын, Брайль шрифты белән басылган китаплар, шулай ук начар ишетүчеләр өчен махсус аппаратура да китерә. Безнең әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, халык Анри Пуанкаре математикасы һәм аның Россия галиме Григорий Перельман исбатлаган гипотезасы турындагы китапларны еш сораган чаклар дә булган. Китапханәчеләр һәрвакыт укучыларның үтенечләренә колак сала һәм кызыклы китаплар алып килергә тырыша. Моннан тыш, халык барлыкка килгән яңа китаплар бюллетене белән таныша һәм ошаган китапларга заказ бирә ала.
Р.Исмәгыйлева, һәр бистәгә барыр алдыннан, китапханәчеләр комплекс запасын тулыландыра, дип ассызыклады. «Һәр нокта өчен без иң кирәкле әдәбиятны сайлап алабыз», – дип билгеләде ул.
Мәсәлән, Вознесение бистәсендә хәзерге заман авторлары әсәрләре һәм балалар әдәбияты популяр, Самосырово халкы детектив, чит ил классикасы һәм мәхәббәт романнарын ярата. Ветераннар йортында өлкән яшьтәге кешеләр вакытлы матбугатны аерым бер дулкынлану белән көтеп ала. «Безнең 1935 елгы иң өлкән укучыбыз – Мария Ивановна Губанова – «Казан» журналын һәм, гомумән, шәһәребезнең тарихы турындагы китапларны бик яратып укый. Мондый әдәбият белән кызыксыну өлкән буын вәкилләренең күпчелегенә хас. Әйтергә кирәк, алар өчен библиобусның килүе – чын вакыйга, бигрәк тә җәй көне: алар урамга чыгалар да, урындыкларга утырып, безне көтә, – дип, елмаеп сөйләде Резеда Исмәгыйлева.
Проект кысаларында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә аерым игътибар бирелә. Кайвакыт хезмәткәрләр заказ биргән китапларны аларның өйләренә кадәр илтә.
Бер сәгать эчендә библиобус 20-дән 40-ка кадәр хезмәт күрсәтә. Казанлылар китапларны алып кына калмый, үзләре дә бүләккә дип өй китапханәләреннән китаплар алып килә.
Электрон китаплар барлыкка килү сәбәпле, гадәти әдәбият белән кызыксыну юкка чыгар, ә китапханәгә ихтыяҗ шактый кимер кебек тоелган иде. Әмма, Резеда Исмәгыйлева сүзләренә караганда, күп кенә халыкның ридерлардан файдалануына карамастан, аларга, мәдәни күренеш буларак, элеккечә китаплар кызыклы, басмаларның бизәлешен һәм дизайнын өйрәнү ошый. Шул ук вакытта бүгенге көндә яшьләр китапханәләргә пенсионерлар кебек үк еш йөри.
Әмма китапханәләр үзләре дә үзгәргән шартларга җайлаша. Мәсәлән, аларның кайберләрендә рәсми электрон китапларны күчереп алырга мөмкин. Библиобус укучыларының да шундый ук мөмкинчелекләре булыр дип планлаштырыла.
Искәртеп узабыз, бүген Казан муниципаль китапханәләре челтәрендә 52 объект исәпләнә. Аларда 2,5 миллионга якын китап, аудио- һәм аудиовизуаль материаллар һәм басмалар саклана.
«Библиобус» Казан мобиль китапханә комплексы үз эшен февраль аенда дәвам итәчәк. Ул Ветераннар йортына, Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк. Вознесение бистәсенең Нардуган урамы, 45 адресы буенча мобиль китапханә комплексы 4-нче һәм 18-нче февральләрдә 15.00 сәгатьтә туктаячак. Дубравная урамы, 35 адресы буенча урнашкан Ветераннар йортына ул 8-нче һәм 22-нче февральләрдә 13.00 сәгатькә киләчәк. Самосырово бистәсендә, Мир урамы, 50а адресы буенча аны 11-нче һәм 25-нче февральләрдә 14.00 сәгатьтә көтәләр.
Фотоларны Резеда Исмәгыйлова тәкъдим итте.