В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар «Черек күл» паркында һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль 1 нче июньдә «Черек күл» паркында ачыла. Бу көнге чаралар Александр Пушкинга һәм халык мәдәниятенә багышлана. Шәһәр халкы өчен мастер-класслар, уеннар, шулай ук этник музыка белән һөнәрчелек ярминкәсе оештырылачак. Көннең төп вакыйгалары – «Смотрины на Красной Слободе» яшьләр проекты финалы, «До чего хорошо то» фольклор ансамбле концерты һәм бию кичәсе.
2 нче июньдә паркта Александр Пушкин чоры биюләре буенча мастер-класслар үтәчәк. Ретромәйданчыкта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәдәният үзәгенең тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак, ә программаның кульминациясе La Primavera камера оркестры, «Гармония» камера хоры, ТРның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина һәм башка башкаручылар катнашында «Чувства добрые я лирой пробуждал» концерты булачак.
3 нче июньнән 5 нче июньгә кадәр казанлыларны һәм шәһәр кунакларын А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Лукоморье» һәм «Сказки о золотом петушке» гаилә спектакльләре, күргәзмәләр, лекцияләр, шулай ук учреждениенең биш еллыгына багышланган концерт көтә.
«ПушкинФЕСТ» 6 нчы июньдә шагыйрь һәйкәле янында тантаналы очрашу белән тәмамлана.
Фестивальнең барлык чараларына да керү ирекле, әмма кайберләренә теркәлү сорала. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
«ПушкинФЕСТ» ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәмендә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла.