Эксперт комиссиясе илнең 68 төбәгеннән 573 гариза караган
Казан мэриясенең «Тормыш агачы» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең VII Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Быел эксперт комиссиясе биш номинация буенча 25 җиңүчене билгеләде, һәм Казан проекты «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңү яулады.
«Тормыш агачы» ТР башкаласында 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Узган ел проект Россиядә Гаилә елына багышланган иде һәм «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары» чараларын үз эченә алды. Горький исемендәге паркта 9 меңгә якын кунак төрле халыкларның туй йолалары традицияләре, шулай ук бала туу белән бәйле гореф-гадәтләре белән танышты.
2025 елда проект Ватанны саклаучы елына багышланачак. Май аенда иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен «Идел буе халыкларының рекрутлык йолалары: сәхнә эшкәртү мәсьәләләре» дигән семинар узачак. Ә июль һәм август башында халыкны «Рекрут йолалары һәм традицияләре» һәм «Ата йорты йолаларда» дигән ике чара көтә. Вакыйгалар гадәттәгечә Горький исемендәге паркта барачак. Анда милли ишегаллары, мастер-класслар, фотокүргәзмә, музей артефактлары ишегалды һәм концерт мәйданчыгы булган берничә зона оештырылачак.
Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне ноябрьдә Мәскәүгә чакырачаклар, анда алар «Этномәдәни секторны тотрыклы үстерү» VI Гомумроссия конференциясендә үз проектларын тәкъдир итәчәкләр.
Конкурска илнең 68 төбәгеннән барлыгы 573 гариза бирелгән, алар арасында иң күбе (35 гариза) Татарстаннан килгән. Шулай итеп, «Тормыш агачы»ннан тыш, республикадан «Нурлат многоликий» проекты җиңүче булды.
Конкурс 2017 елдан бирле үткәрелә. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклап калуга юнәлдерелгән инициативаларны ачыкларга һәм куәтләргә тиеш. Казан өчен анда җиңү икенче җиңү булды: 2021 елда «Туган телләр поезды» проекты шулай ук иң яхшы практика дип танылган иде.
«Тормыш агачы» Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.