Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2021, 10:58

Поэтик перформанс һәм яктылык тамашасы: Шәһәр көнендә артистлар казанлыларга танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыячак

«Казан тавышлары» тамашасы программасында – бию һәм музыка коллективлары чыгышлары.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 30-нчы августта, Шәһәр һәм республика көнендә, ачык һавада «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы узачак. Махсус төзелгән Кремль сәхнәсендә республиканың бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак, ә Башкарма комитет бинасы балконнарында Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. Чыгышлар Кремль урамының капма-каршы ягында видеомэппинг шоу (яктылык тамашасы) белән үрелеп барачак.

Тамашачылар Татарстан һәм Россия шагыйрьләренең шигырьләрен ишетәчәк, алар арасында Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Леонид Топчий, Геннадий Капранов, Саҗидә Сөләйманова, Нияз Акмал, Кадыйр Сибгәтуллин, Наис Гамбәров, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллина, Вероника Тушнова һәм башкалар бар.

Шигырьләрне ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Татарстанның атказанган артистлары Эльза Фәрдиева, Марат Голубев, Алсу Каюмова, Елена Ряшина, шулай ук артистлар Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Матвей Козин укыячак. Музыкаль озату Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, шулай ук җырчы Карина Җиһаншина, саксофончы Камил Хәйбуллин башкаруында яңгыраячак.

Шулай ук музыкаль-шигъри кичәдә урам театры «Мимо-Крокодил» (Санкт-Петербург) һәм Данияр Соколов (Казан) җитәкчелегендәге Sforzando яшьләр оркестры һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Бәйрәмдә Татарстан башкаласы турында «Саумы, Казан!» хикәяләре конкурсы финалистларын тәкъдим итәчәкләр. Искәртеп узабыз, Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башлап җибәрелгән проект яз көне старт алды. Татар яки рус телләрендә язылган әсәрләрне жюри бәяләде, аның составына танылган язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр керәчәк китап нәшер ителәчәк.

«Казан тавышлары» әдәби-сәнгать кичәсе 20:00 сәгатьтә башлана, тамашачыларны шәһәр Мэриясе бинасы янында (Кремль урамы, 3) көтеп калалар.

Барлык яңалыклар