Ярминкә кичке 8 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, ул шулай ук иртәгә, 5-нче майда да эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казанның Бауман урамында беренче тапкыр Пасха ярминкәсе уза. Биредә, шәһәрнең үзәк урамында, 40-лап павильонда кунакларга һәм башкала халкына җирле фермерлар, сыр җитештерүчеләр, Татарстанның икмәк пешерүчеләре һәм һөнәрчеләре үз продукциясен тәкъдим итә.
Бауман урамында өйләдән бирле җанлы атмосфера хөкем сөрә. Тәмле сыр исе, хуш исле күмәчләр, телеңне йотарлык шашлык һәм алтын төстәге бал туристларны һәм шәһәрлеләрне павильоннарда тукталырга мәҗбүр итә. Фермерлар үтеп баручы кешеләргә үз продукциясен җитештерү турында сөйләп кенә калмый, аны татып карарга да рөхсәт итәләр. «Без сырның традицион сортлары белән генә чикләнмибез, сатып алучыларны шаккаттырырга тырышабыз. Бездә шәхси продукцияләребез бихисап, әйтик, сарымсаклы сыр, «Итальян бакчасы» һәм гадәти булмаган кушылмалар булган дорблюның тиңдәшләрен сез беркайда да таба алмаячаксыз», - дип сөйләде сыр җитештерүче Сергей Черкин.
Биредә үк һөнәрчеләр ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләр – агач сыбызгылар, үрелгән кәрзиннәр, балчыктан савыт-саба һәм "бәхет дагалары" тәкъдим итә. Тимерче Алмаз Казаковның павильоны янында сәүдә эше аеруча кызу бара – һөнәрче сатып алучыларны үз эшләнмәләре тарихы белән таныштыра. Сыгылып торган саплы чүкеп ясалган пычаклар – куябриклар - аеруча да популяр икән. «Бер пычакка шуның кадәр исем бирелүен сирәк очратырга мөмкин. Моның сәбәбе - күп кенә халыклар арасында аның популярлыгы. 1552 елда Иван Грозный коралны чүкеп ясауны тыйган вакытта аеруча танылу ала ул, әмма кешеләргә мал суеп кискәләргә кирәк була. Куябрикларны кисәү агачыннан яисә корыч тимерчыбыктан ясаганнар», – дип сөйли сатып алучыларга Алмаз Казаков.
Ярминкәдә катнашучыларга, уникаль товарны сатып алып кына калмыйча, үз куллары белән ясарга да тәкъдим итәләр, әйтик, теләгән кешеләр үзләрен тәңкә сугуда һәм чүлмәкчебулуда сынап карый ала.
«Казанда шундый искиткеч ярминкәләр үткәрелүе шатландыра, биредә гадәти булмаган әйберләр шуның кадәр күп – кибеттә аларның берсен дә очратырмын димә. Шәһәрдә гаилә белән килеп, вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкин булган шундый күңелле чаралар тагын да күбрәк булса иде», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Әлфинур Сафина.
Сәхнәдә халык җырларын һәм биюләрен башкаручы иҗат коллективлары чыгышы бәйрәм атмосферасы тудыра.
«Әлеге ярминкәнең девизы - гаилә белән иң кызыклы һәм тәмле ризыкларны татып карарга кил, – дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. - Бауман урамы - Казанның иң җанлы өлеше, биредә шәһәрлеләр һәм туристлар күп. Без монда яңа тормыш дулкынын кертергә теләдек, максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Мондый чаралар һәр сезон саен узачак, ләкин әлегә бөтен серләрне дә ачып бетермәячәкбез».
Ярминкә кичке 8 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, ул шулай ук иртәгә, 5-нче майда да эшләячәк. 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр бәйрәм атмосферасын тоярга һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак.