В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2026 ел башыннан федераль программаның банк-операторы ВТБ булачак
Денис Гордийко фотосы
Карта ияләренә «Пушкин картасы»на хезмәт күрсәтү туктатылмасын өчен 2025 елның 28 декабренә кадәр аны яңадан чыгару өчен гариза тапшырырга кирәк. Программага 2026 елның 1 гыйнварыннан ВТБ банкы хезмәт күрсәтә башлый. Элегрәк Почта банкы тарафыннан чыгарылган карта агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Хәзерге вакытта «Пушкин картасы»н яңадан рәсмиләштерү гаризасын федераль программада катнашучы 22 процент яшь кеше тапшырган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы.
Өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә була.
«Пушкин картасы» 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен каралган. Ел саен аңа 5 мең сум өстәлә, әлеге акчаны мәдәни чараларга сарыф итәргә була.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы субъектларының берсе булды. Платформада республиканың 401 мәдәният учреждениесе теркәлгән, алар яшьләр өчен 51 меңнән артык чара тәкъдим итә.