Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 07:59

Дуслык парады, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале, патриотик җырлар бәйгесе һәм МХОда катнашучыларының хатыннары хоры

Казанда Россия көнен ничек билгеләп үтәчәкләр

Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары Казанда 11 июньдә Яшь гражданнарга паспортлар тапшырудан һәм Крылья Советов, Урицкий ис. паркларында, Авангард скверында һәм Совет мәйданында концерт программаларынан башлана. Атна дәвамында иҗтимагый киңлекләрдә триколор-ленталар таратылачак, ә балаларны савыктыру муниципаль һәм республика лагерьларында Россия Федерациясе флагын күтәреп, гимн, тематик лекцияләр һәм тантаналы җыелышлар узачак.

12 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы студентларының хезмәт отрядларының яңа семестры ачылачак, ә Кол Шәриф мәчете янында 11.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концерты булачак.

11.00 сәгатьтә Кремль территориясендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале ачылачак. Ул башланыр алдыннан 1 май мәйданынан колачлы йөреш – Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан оештырылган милли костюмнарда Дуслык Парады узачак.

Эчке ишегалдында көн дәвамында милли хуҗалыклар, «Этно-маркет» һөнәр осталары күргәзмә-ярминкәсе, мастер-класслар эшләячәк, халык уеннары һәм ачык тарихи лекторияләр узачак.

Казан Кремленең төп сәхнәсендә халык ансамбльләре, «Узорица» фолк-төркеме һәм башка иҗат коллективлары катнашында концерт оештырылачак.

Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә зур концерт «Казан» гаилә үзәге янында 15:30 да башлана. Локациядә гаилә активлыгының төрле станцияләре: аквагрим, аниматорлар һәм балалар мини-аттракционнары, шулай ук мастер-класслар эшләячәк. Сәхнәдә тамашачылар алдында шәһәрнең һәм республиканың иҗат коллективлары, сәнгать осталары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары, I Республика патриотик җыр бәйгесе лауреатлары чыгыш ясаячак.

Бәйгене республиканың мәдәният министрлыгы оештырды, анда текстлар авторлары, композиторлар һәм җырлар башкаручылар, шулай ук иҗади коллективлар – Татарстан территориясендә яшәүче махсус операциядә катнашучылар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Беренче бәйге лауреатлары арасында – «Волга-Волга» төркеме озатуында МХОда катнашучыларның хатыннары хоры, шулай ук «Добробат» төркеме.

Патриотик җырларны Казан шәһәр филармониясе солистлары, Татарстанның атказанган һәм халык артистлары башкара, ә Артур Исламов ансамбль белән ялгыз программа тәкъдим итә. Россия милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию Академик ансамбле булачак. Яшьләр программасын башкаручы Каспий, «Отпетые мошенники» һәм «Марсель» төркемнәре тәкъдим итәчәк.

Чара 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, дип ачыклык кертте шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы. Фейерверкны эшләтеп җибәрүне Казансу елгасы акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

Мәдәният идарәсенең социаль челтәрләрендә һәм KZN.ru порталында җентекле программа белән танышырга була.

Барлык яңалыклар