Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2023, 09:34

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы кичәсе татар халык уеннарына багышланачак

Чараны Кабан күле яр буенда уздырачаклар

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). 17 нче август көнне Кабан күле яр буенда татар халкының милли уеннарына багышланган чара узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының әлеге чарасына теләгән һәркем кушыла ала.

«Әйлән-бәйлән» программасы татарларның – Урал, Себер, Әстерхан, Самара, татар-мишәр һәм башкортларның этник төркемнәре уеннарына багышланачак. Шәһәр халкы «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» һәм башка уеннар уйный алачак.

Чараны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм мультиинструменталист Илмир Ямалов алып барачак. Җанлы музыка өчен «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин җавап бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) көтәчәкләр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Бию буенча бушлай мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда уза, соңгы чара 24 нче августка планлаштырылган.

Барлык яңалыклар