«Казан» Гаилә үзәге янында Яңа ел бәйрәменә багышланган танылган җырлар
«Казан» Гаилә үзәге янында шәһәр халкы һәм кунаклары диджейлар, «Веселые волгари» һәм «Поколение» төркеме белән Яңа ел бәйрәменә багышланган танылган җырларны башкара алачак. Төн уртасында мәйданчыкта Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның котлаулары яңгыраячак. Шуннан соң программа халык караокесы форматында 1 гыйнварда 2:00 гә кадәр дәвам итәчәк, ә 3:00 кә кадәр музыка уйнаячак.
«Черек күл» паркында совет фильмнары
«Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында яңа ел программасы 17:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунаклары совет фильмнарын карый, Monte Carlo кавер-төркеме композицияләренә һәм диджей-сетларга бии алачак. Шәһәр халкын котларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләчәк. Төн уртасында дәүләт башлыгының Яңа ел мөрәҗәгате тапшырылачак, программа 2:00 дә тәмамланачак.
Казан Кремлендә интерактив спектакль
Казан Кремлендә 31 декабрьдә 12:00 сәгатьтә клоуннар белән «Әбинең сандыгы» («Сундук Абики») куелышын, ә 15:15 һәм 18:00 сәгатьтә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») интерактив спектаклен күрсәтәчәкләр. Мәйданчыкта 10:00 нан 21:00 гә кадәр ярминкә эшләячәк.