Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2021, 15:07

Казандагы яңгыр нәтиҗәләрен бетерү буенча махсус техника белән 7 авария бригадасы эшли

Шәһәрдә кыска вакыт эчендә айлык явым-төшем нормасының 40%-ы яуган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Кичә кич һәм бүген иртә таңнан башланган яңгыр нәтиҗәләрен бетерү өстендә Казанның төрле районнарында 7 авария бригадасы эшли. Нәтиҗәле эшләү өчен алар махсус техника кулланалар. Эшчеләр яңгыр сулары коеларын очраклы чүп-чардан чистарта, шулай ук кирәк булганда гидродинамик машиналар ярдәмендә ләмле участокларны чистарта.

Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, шәһәрдә кыска вакыт эчендә 29 мм явым-төшем булган, бу айлык норманың 40%-ын тәшкил итә. Шул ук вакытта июль аенда көтелгән күрсәткечләр 70 мм тәшкил итте. Озакка сузылган яңгыр яву сәбәпле, 20-дән артык юл челтәре участогын су басты. Аларга Пушкин, Уң як Болак, Сул як Болак, Дзержинский, Островский, Кремль яр буе, Восстание, Копылов, Дементьев, Серов, Танк урамнары (Танк боҗрасы чишелеше), Ямашев һәм Җиңү проспекты (Академик Губкин урамы тирәсендә), Ямашев-Арбузов чишелеше, Гвардия һәм башкалар керә.

Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин сүзләренә караганда, су басу очраклы чүп-чар, яфраклар һәм үләнне яңгыр сулары коеларына юдырып төшерү белән бәйле, бу аларның үткәрү мөмкинлеген бозуга китергән. Моннан тыш, яңгыр суларының интенсив ташкыны магистраль коллекторларга грунтны юдыртуга китергән, бу, үз чиратында, аларның көчсезләнүенә һәм үткәрү сәләтен бозуга сәбәп булган.

«Коеп яуган явым-төшемнәр турында мәгълүмат безгә оператив рәвештә килде. Махсуслаштырылган бригадалар шунда ук су басуның проблемалы урыннарына юнәлделәр. Алар начар һава торышы нәтиҗәләрен тиз арада бетерделәр һәм төп магистральләрдә транспорт хәрәкәтен торгыздылар. Бу эшләр яңгыр вакытында да, төне буе да барды. Алар
хәзерге вакытка кадәр дәвам иттерелә», – диде ул.

Видеорепортаж
02.07.2021 14:11
Казанда яңгырлар вакытында айлык явым-төшем нормасының 40%-ы яуды
Барлык яңалыклар