В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәүдән чакырылган кунак булып SUSS бию төркеме булачак
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне 24 июньдә «Ирекле формада» заманча хореография кичәсенә чакыралар. Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында амфитеатрда Казан биючеләре, шулай ук Мәскәүдән чакырылган кунак – SUSS төркеме чыгыш ясаячак.
SUSS компаниясенең дүрт яшь биючесе, үз чыгышлары аша мөһим социаль сорауларга игътибар итә. «Аларның төп принцибы – биюнең иреге һәм табигыйлеге, ялгансыз бию», – дип сөйләделәр парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясендә.
Шулай ук программада Екатерина Дьяковадан, Елизавета Бронниковадан, Камилә Нургалиевадан Chimera перфомансы. Солтан Садриев һәм Ирина Фирсова «Билгесезлеккә адым», «Элегия» – Регина Хафизова, «Хтонь» – бәйсез «Мысли вслух» бию компаниясе чыгышын тәкъдим итәчәк,.
Zlatovlaski дуэты тамашачылар алдында «Паразитлар» номеры белән чыгыш ясаячак, «Виктория» халык хореографик коллективы «Воск» хореографик куелышын, ә биюче Екатерина Синковец Sinki перфомансын тәкъдим итәчәк.
«Ирекле формада» заманча хореография кичәсе кунакларын 19:00 дә көтәчәк.