Участокка ике меңнән артык кеше беркетелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
«Фантазия» хатын-кызлар оркестры дирижеры, сәнгать җитәкчесе Юрий Щербаков билгеләп үткәнчә, ул әле үз тавышын бирергә өлгермәгән, әмма бүген моны һичшиксез эшләячәк. Дирижер шулай ук шәһәр халкын Россия президентын сайлауга килергә чакырды.
«Казанлылар безне яхшы каршы ала. Без Совет чоры һәм Россия композиторлары язган, халыкка якын һәм танылган композицияләрне башкарабыз. Мөгаен, шуңа күрә бик ошаталардыр. Бүген матур көн – барысы да сәяси позицияләрен күрсәтү өчен тавыш бирергә баралар. Мин әле үз участогыма барырга өлгермәдем, ләкин моны һичшиксез эшләячәкмен. Оркестр музыкантлары өлешчә тавыш бирде, бүген алар көн ахырына кадәр сайлау участокларына да барырлар дип уйлыйм. Барыгыз да сайлауларга барыгыз, биредә искиткеч музыка ишетерсез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Юрий Щербаков.
Татарстан башкаласында барлыгы 927 мең 591 сайлаучы теркәлгән. 378 нче участокка ике меңнән артык кеше беркетелгән. Алар арасында бүген балалары белән сайлауга килгән ирле-хатынлы Ухадиевлар гаиләсе бар иде.
«Без Дәрвишләр бистәсендә яшибез, әмма башка районда теркәлгәнбез. Дәүләт хезмәтләре порталы аша адресны үзгәрттек һәм йорт янында тавыш бирдек. Бүген, сайлауларның беренче көнендә, бала белән бергә тавыш бирергә килдек. Үзем беренче тапкыр тавыш бирәм, конкурста машина отасым килә, социаль челтәрдә беләзек белән фото урнаштырачакмын. Участокта җанлы музыка уйныйлар, бу кәефне күтәрә», – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар Ухадиевлар.
Исегезгә төшерәбез, сайлау участокларында тавыш биргәннән соң, яшәүчеләргә, өч автомобиль уйнатуда катнашу өчен, «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзекләрне алырга кирәк. Соңыннан атрибутлар белән гаилә фотосы ясау һәм «ВКонтакте» социаль челтәренә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештег белән фотоны урнаштыру сорала. Уеннар 15 нче һәм 16 нчы мартта «Татарстан Алга» берләшмәсендә 21:00 сәгатьтә трансляцияләнәчәк. Ә соңгы көнне, 17 нче мартта, туры эфир «Яңа гасыр» телеканалында 20:10 сәгатьтә узачак.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Лидия Князева да тавыш бирергә һәм шул ук вакытта джаз тыңларга килгән: «Нәкъ менә шушы участокта тавыш бирүемә сөенәм. Тавышымны бирдем, барысы да яхшы булыр дип өметләнәм».
Россия президентын сайлауга бөтен гаилә белән бару – бу балачактан ук килгән традиция, дип билгеләп үтә сайлаучы Александра Пузына. Тавыш бирүдән соң алынган беләзекләрне кулланып, ул ире белән сайлауларның соңгы көнендә узачак концертка барырга планлаштыра.
«Тавыш бирергә ирем белән килдек. Безне бик матур музыка һәм оркестр белән каршы алдылар. Сайлау комиссиясенең хезмәткәрләре бик ачыклар, барысы да ошады. Безгә беләзекләр бирделәр, алар белән якшәмбе көнне концертка барачакбыз. Сайлауларга йөрү – безнең балачактан ук килгән традициябез. Үзәктә яшәсәк тә, әлегәчә Дәрвишләр бистәсенә киләбез», – дип сөйләде Казанда яшәүче ханым.
Тавыш бирүнең соңгы көнендә, 17 нче мартта, «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә 12:00 сәгатьтән «Гаилә белән сайлыйбыз» бәйрәм программасы башланачак. Шәһәрлеләр өчен активлык зоналары, туклану мәйданчыклары, Май чабу бәйрәмнәре, театр чыгышлары оештырылачак. Сәхнәгә ТРның танылган башкаручылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һ.б. чыгачак. Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре хедлайнерлар булачак.
Казанда тавыш бирү 15-17 нче мартта 8:00 дән 20:00 гә кадәр 466 сайлау участогында узачак, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Сайлауларның соңгы көнендә шәһәрдә 20 эре объектта балалар өчен махсус мастер-класслар, уеннар һәм эстафеталар оештырыла. Тагын 170 объектта арзан бәяле продукция белән ярминкәләр була. Өч көн эчендә 40 сайлау участогында «Сәламәтлек нокталары» эшләячәк.
Диләрә Гафурова