В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук көнне җәмәгать транспорты эше дә арттырылачак
Казанда, «Ак Барс Арена» стадионында, 23 августта «Рубин» һәм «Спартак» командалары арасында футбол буенча Россия чемпионаты узачак. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен махсус шаттллар оештыралар (махсус маршрут буенча автобуслар), җәмәгать транспорты эшен көчәйтәчәкләр һәм индивидуаль мобильлек чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр.
«Яңа дулкын» халыкара конкурсын уздыру көннәрендә стадион парковкасы чикләнәчәк. Урыннар бары тик 106 һәм 107 секторына абонементлар хуҗалары өчен генә мөмкин булачак. Автомобиль сөючеләр якындагы парковкаларда – су спорт төрләре сарае (Сибгат Хәким ур., 70) һәм МБ-Ирбис автосалоны (Хөсәен Ямашев ур., 112Б) янында калдыра алачак.
Шулай ук җанатарларга уңайлы булсын өчен стадионга «Рубин» ФК оештырган бушлай шаттлларда барып җитәргә мөмкин булачак. Алар «Җиңү проспекты» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләреннән 10-20 минут саен йөриячәк.
Әйтик, «Җиңү проспекты» метро станциясеннән җанатарларны стадионга 11:00 дән 12:20 кадәр илтәчәк биш автобус җибәрәчәкләр. Автобус «Мега» сәүдә үзәгендә өстәмә тукталыш ясаячак.
«Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән шәһәрлеләрне 11:20 дән 13:10 га кадәр өч автобус илтәчәк.
Стадионнан «Җиңү проспекты» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләре ягына автобуслар шәһәрлеләрне 16:00 дан 16:30 га кадәр алып киләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне шулай ук эш көчәйтеләчәк һәм маршруты «Ак Барс Арена» стадионы янында уза торган җәмәгать транспорты берәмлекләре саны арттырылачак. Ә чаралар үткәрү чорында стадион тирәсендә хәрәкәтне чикләү һәм индивидуаль мобильлек чараларын кую чикләнә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда футбол буенча Россия чемпионаты матчын үткәрү белән кайбер урамнар буйлап транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.