В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Санкт-Петербург кунакларын бүләкләр белән каршы алдылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Кичә, 27-нче декабрь көнне, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы өч миллионынчы туристын кабул итте. Санкт-Петербург кунакларын бүләкләр белән каршы алдылар.
Ике кыз Казанга беренче тапкыр килгән һәм меңьеллык шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга булган. Музей-тыюлык территориясендә аларны экскурсовод һәм яңа визит-үзәк белгечләре каршы алды һәм бүләкләр тапшырды.
Аларның музей-тыюлык буенча экскурсиясе тарихи урыннардан башланды. Озак вакытлы реставрациядән соң яңартылган комплекс быел ачылды. Хәзер анда җәмәгать туклануы йортлары, сувенирлар кибете һәм һөнәрчелек үзәге эшли, ә 2022 елда икенче катта универсаль күргәзмә киңлеге ачылачак, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.
Фото чыганагы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайты.