В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Бик гади – Үзең эшлә» һәм «Бик гади – эко» дигән ике проектны берләштерә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында 30 ноябрьдә «Бик гади» дип аталган зур осталык фестивале уздырыла. Ул «Бик гади – Үзең эшлә» һәм «Бик гади – эко» дигән ике проектны берләштерә. Кунакларны гамәли остаханәләр һәм иҗади биремнәр белән бай эчтәлекле программа көтә.
Фестивальдә катнашучылар үзләренең осталыкларын тикшерә һәм төрле юнәлешләрдә: балта эше, эретеп ябыштыру, электрика, сантехника, чигү, бәйләү һәм өстәл бизәү буенча яңа күнекмәләр үзләштерә алачак. Шулай ук казанлылар үзләрен «дзен-җыештыру»да сынап караячак һәм үтилләштерелгән пластик капкачлардан арт-объектлар булдыруда катнашачак.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Команданы алдан формалаштыру мөһим – һәрберсендә бишәр кеше булырга тиеш, ди оештыручылар. Гаризаны катнашучылар йөри торган клубта бирергә була, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Фестиваль 12:00 дә башлана. Чара «Вертолет» яшьләр үзәгендә Кече Мәскәү урамы, 15 йорт адресы буенча узачак.
Проект төбәкнең муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект яшьләрнең иҗатын үстерүгә һәм үз-үзен камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Яшьләрнең үз-үзен камилләштерү өчен шартлар булдыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.