Казан квесты Лондон һәм Амстердам проектларыннан гына калыша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Казанның туризмны үстерү комитеты оештырган «Ай Да Казань» квесты Global Event Awards халыкара премиясендә “Муниципаль чара” номинациясендә өченче урын алды.
Премиядә дөньяның 42 иленнән 331 проект катнашты. Казан квесты Лондон һәм Амстердам проектларыннан гына калыша. Конкурста беренче урынны Ливерпуль шәһәре алды, ә икенче урынны Гронинген яулады.
“Ай Да Казань” квесты 2018-нче елда ачыла. Анда катнашучылар шәһәр турында кызыклы фактлар белделәр. Оешу вакытыннан бирле квестта барлыгы 500 кеше катнашты.