Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Кичәдә Funky-Punky Band кавер-төркеме чыгыш ясаячак
Казанда «Мәдәни җомга»: тыңлаучылар 2000 еллар джаз һәм рок мохитенә чумачак
22 июльдә П.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбе ишегалдында 2000 еллар джаз һәм рок стилендәге «Мәдәни җомга» узачак.

Танылган фильмнар һәм сериаллардан музыкаль композицияләрне Funky-Punky Band кавер-төркеме башкарачак.

Чара 18:30 да башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, проект кысаларында шәһәрнең төрле районнарында 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар П.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов», Урицкий исемендәге мәдәният йорты янындагы, Сәетгалиев МС янындагы паркларда, Арт-үзәк мәйданында һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

2025-07-22T11:16:07+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.