Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2025, 13:50

Шимбә көнне Казанда «Паркларда стендап» йолдызлы сезон концерты узачак

Кичәнең хедлайнеры Россия комигы Алексей Соловьев булачак

Шимбә көнне, 19 июльдә, «Черек күл»дә «Паркларда стендап»ның дүртенче сезоны концерты булачак. Йолдызлы кунакларга Stand Up Club Kazan резидентлары компания тәшкил итәчәк. Кичәнең хедлайнеры – Россия комигы Алексей Соловьев.

Шәһәрлеләр оригиналь техника кибетенә нигез салучы Арслан Сөләйманов, BubbleGum Bulat диджее, шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, туган якны өйрәнүче һәм экскурсовод Марк Шишкин, ивент-агентлыкка нигез салучы Луиза Галләмова чыгышларын карый алачак.

Stand Up Club Kazan резидентларыннан сәхнәгә Илнур Әсхәдуллин, Никита Никитин, Матвей Ромашкин чыгачак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 18 июльдән 20 июльгә кадәр китап фестивале булачак. Шәһәр халкын зур китап сату, лекцияләр, иҗади мастер-класслар һәм китаплар тәкъдир итү көтә.

Барлык яңалыклар