В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятие тарафыннан барлыгы 275 килограмм продукция: кер юу порошогы, кер юу өчен гель һәм капсулалар, савыт-саба юу сыеклыгы, каты һәм сыек сабын тапшырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Предприятие тарафыннан барлыгы 275 килограмм продукция: кер юу порошогы, кер юу өчен гель һәм капсулалар, савыт-саба юу сыеклыгы, каты һәм сыек сабын тапшырылган
Казанда Әниләр көне уңаеннан «Нәфис Косметикс» компаниясе мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызларны котлаган. Балалары «Тылсым» инклюзив үзәгендә шөгыльләнүче аналар 48 бүләк җыелмасы кабул итеп алганнар. Предприятие тарафыннан барлыгы 275 килограмм продукция: кер юу порошогы, кер юу өчен гель һәм капсулалар, савыт-саба юу сыеклыгы, каты һәм сыек сабын тапшырылды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
«Изге һәм игелекле бәйрәм алдыннан без авырлыкларга бирешмәгән һәм ана булу көчен башкалардан тирәнрәк аңлаган хатын-кызларга ярдәм итәргә телибез. Җир йөзендәге һәр әни сәламәт, бәхетле, тормышы шатлыклы мизгелләр бай булсын!» - дип изге теләкләрен җиткерде «Нәфис Косметикс» генераль директоры Динә Лаврикова.
Исегезгә төшерәбез, укыту-күнекмәләр фатиры булган «Тылсым» инклюзив үзәге узган елны Ипподром урамындагы 18 нче йортта ачылган иде. Киңлектә аерым ихтыяҗлары булган балалар өчен спорт залы булдырылган. Анда адаптив физик тәрбия, үз-үзеңне саклау һәм сенсор-мотор коррекциясе буенча, остаханәдә – нейроиҗат, рәсем ясау, әвәләү һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча дәресләр үткәрелә.