В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вернисажга керү ирекле
Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында 17 июльдә «Хранители Мира» борынгы рус сәнгате күргәзмәсен ачу тантанасы була. Ул Казан епархиясенең 470 еллыгына һәм Андрей Рублевның 665 еллыгына багышланган. Өч күргәзмә залында Ватан тарихының үзгәреш чорында яшәгән изгеләрнең иконалары урнаштырылачак.
Беренче залда казанлыларга Поморлар бердәмлегенең иске обряд чиркәве тупланмасыннан өч иконадан торган «Собор избранных святых»комплексы тәкъдим ителәчәк. Изгеләр сирәк иконографиядә күрсәтелгән һәм хронологик һәм территориаль яктан берләштерелгән.
Икенче залда Андрей Рублевның бөек замандашлары истәлегенә изге Сергий Радонежский (реставрация процессында), Александр Свирский һәм Макарий Унженский образлары тәкъдим ителәчәк.
Өченче залда Казан җирендәге беренче иконалар буларак, Зөя Успение һәм Троицкий соборларының җирле рәттәге иконостаслары тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР ДССМ матбугат хезмәте.
Ачылу тантанасы ТР ДССМның төп бинасында 15:00 сәгатьтә узачак.