Бүген, 24 июльдә, Кабан күле буенда татарча «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы була. Казанлыларны татар биюенең «тирбәлү» хәрәкәтен өйрәнергә чакыралар.
Бүгенге очрашу программасында: бию мастер-класслары, фольклор уеннары-танышулар, конкурслар һәм массакүләм биюләр.
Кичәне артистлар Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Хореографлар — Гөлсинә Галимуллина, Сәидә Кадыйрова һәм Камилә Галиева. Музыкаль озата баруны Айдар Абдрахимов һәм Рөстәм Рәфигуллин тәэмин итәчәк.
Татар мәдәнияте белән танышырга теләүчеләрнең барысын да Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал театрының иске бинасы янына 18:00 сәгатьтә төшәргә чакыралар.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә , бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» узачак. Анда профессиональ булмаган татар биюен башкаручылар көч сынашачак. Ярыш финалы 28 августта Г.Камал исемендәге театр бинасы каршында узачак.