Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.07.2025, 17:21

Территорияне уңышлы үстерү буенча Казан проекты «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсының федераль этабына узды

«Крылья» инклюзив үзәге һәм Голубятников урамындагы ишегалды билгеләп үтелде

«Крылья» инклюзив үзәге һәм Голубятников урамындагы ишегалды «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсының республика этабында җиңүчеләр исемлегенә керде, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.

Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында Татарстанның барлыгы 49 проекты җиңүче булды. Алар федераль этапка юнәлдереләчәк. 15 октябрьгә кадәр конкурс комиссиясе сайлап алынган проектларга йомгаклау бәясен бирәчәк һәм җиңүче практиканы игълан итәчәк.

Гомуми приз фонды 1 млрд сум тәшкил итә, сумма яңа инициативаларга ярдәм итү өчен махсус бүлеп бирелә.

Конкурсны координацияләү белән Россия Икътисадый үсеш министрлыгы шөгыльләнә. Ул муниципаль берәмлекләр тарафыннан тормышның төрле өлкәләрендә кулланыла торган нәтиҗәле алымнарны һәм карарларны ачыклауга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Крылья» инклюзив үзәге узган елның августында ачылган иде, ул аутистик спектр авырулары булган яшүсмерләр белән эшләүдә махсуслашкан. Анда күнегүләр фатиры, психология кабинеты, блогерлык һәм спорт-тернәкләндерү үзәге урнашкан.

Узган ел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үзәккә якын территория – Голубятников урамындагы 22, 24, 26, 26а номерлы йортлар ишегалды төзекләндерелде, анда 1,5 меңгә якын кеше яши.

Территорияне комплекслы үстерү (аутистик спектры бозылган яшүсмерләр өчен җайлаштырылган киңлек оештыру һәм янәшәдәге ишегалды территорияләрен төзекләндерү) халык, махсус балаларның ата-аналары, белгечләр җәмгыяте, махсуслаштырылган мәктәпләр катнашында оештырылды.
Барлык яңалыклар