В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лицей командасы 14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак бәйге финалында Татарстан данын яклап чыгыш ясый
Казанның 78 нче «Фарватер» лицее XII Бөтенроссия «Иң яхшы инклюзив мәктәп – 2025» конкурсының читтән торып эшләү өлеше буенча беренче унлыкка кергән. Бәйгедә илнең төрле почмакларыннан 56 мәгариф оешмасы катнашкан. Лицей командасы 14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак бәйге финалында Татарстан данын яклап чыгыш ясый.
Лицейда инклюзив укыту 2008 елдан алып барыла. Анда махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучыларга уңайлылык максатыннан барлык шартлар да тудырылган: бер каттан икенче катка лифтлар ярдәмендә төшеп-менеп була, пандуслар, тактиль юллар ясалган. Иң мөһиме, биредә педагогларның игътибарлы һәм профессиональ яктан көчле командасы тупланган, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Төп укыту программасыннан тыш, укучылар инклюзия юнәлешендә эшли торган театр, вокал һәм иҗади студияләрдә шөгыльләнәләр. «Абилимпикс» чемпионатларында җиңү, шулай ук «Киләчәккә билет» һәм «Россия – минем офыкларым» проектларында катнашу лицейның зур казанышлары булып тора.