В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 35 илдән 350 спортчы катнашкан
Фото Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
«Ракета» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең көрәш буенча «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айнур Нургалиев билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган. Ярышлар 26–29 ноябрь көннәрендә Фуджейра шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган.
Чемпионат ике дисциплинада: классик стиль (ир-атлар) һәм ирекле стиль (фристайл, ир-атлар) буенча үткәрелгән. Призлы урыннар өчен 35 илдән 350 спортчы көч сынашкан.
Айнур Нургалиев 82 кг авырлыкта икенче урынны алды, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алдарак спорт гимнастикасы буенча халыкара турнирда – 30 нчы тапкыр үткәрелүче Михаил Воронин Кубогында Россия җыелма командасының команда зачетында беренче урынга лаек булуы хакында хәбәр ителгән иде. Команда составында «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниел Маринов һәм Матвей Занин чыгыш ясаган.