Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2024, 13:15

Казан хәйриячеләре «Игелекле эшләр шәһәре» яңа премиясенә дәгъва кылучылар булырга мөмкин

Гариза тапшыру кампаниясе 10 декабрьдә башлана

Татарстан Республикасы башкаласында «Игелекле Казан» проекты кысаларында «Игелекле эшләр шәһәре» коммерцияле булмаган оешмалар өчен премия старт ала. Социаль юнәлешле оешма җитәкчеләрен, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган эшчәнлек һәм проектлар, шулай ук кешеләргә ярдәм итүгә һәм аларның Казандагы тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән инициативалар гамәлгә ашырган кешеләр өчен бүләкләр белән билгеләп үтәчәкләр. Гаризаларны кабул итү иртәгә, 10 декабрьдә башланачак, һәм киләсе елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

Нигезнәмә һәм катнашучының анкетасы «Игелекле Казан» сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә урнаштырылган. Гаризалар берничә номинация буенча кабул ителә: «Зәгыйфь категорияләре гражданнарның иминлеген яхшырту, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү»; «Психик һәм физик сәламәтлекне саклау, донорлык, сәламәтлек саклауны үстерү, физик культураны һәм спортны, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерү»; «Мәдәни кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау, патриотизмны үстерү, тарихи хәтерне саклап калу». Премия нәтиҗәләрен киләсе елның гыйнвар ахырында ясыйлар.

Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, мэр Илсур Метшин ярдәме белән «Игелекле Казан» авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә генә түгел, ә алар өчен хезмәт куючыларга да ярдәм итә. Мәсәлән, 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Восток» лагеренда 30 эре хәйрия фонды һәм шәһәрнең коммерциягә карамаган оешмалары җитәкчеләре өчен беренче лагерь сменасы узды.

«Смена кысаларында стратегик сессия узды, аның нәтиҗәләре буенча шәһәрдә коммерциячел булмаган сектор эшенең гомуми кыйммәтләре һәм төп принциплары манифесты эшләнәчәк», – дип сөйләде спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.12.2024
Видеорепортаж
09.12.2024 11:04
Казанда «Игелекле эшләр шәһәре» премиясен гамәлгә куйдылар
Барлык яңалыклар