Казанда яшәүче кыз республиканы «Зәркән эше» компетенциясендә тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студенты Елизавета Ли инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган «Абилимпикс» V Илкүләм чемпионатында призер булды. Казанда яшәүче кыз республиканы «Зәркән эше» компетенциясендә тәкъдим итте һәм ярышларда өченче урынны алды.
Елизавета Ли, Казандагы региональ этапта беренче урын алганнан соң, чемпионатның илкүләм этабында Татарстанны тәкъдим итү хокукына ия булды. Катнашучының остазы - җитештерү эшенә өйрәтү мастеры, 2017 ел призеры Фәннур Вәлиуллин.
Ел дәвамында бөтен ил буенча узган ярышларда 10 меңгә якын кеше катнашкан. Катнашучыларның осталыгын 500-дән артык эксперт бәяләгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Абилимпикс» халыкара хәрәкәте мөмкинлекләре чикле кешеләрне һөнәри юнәлеш бирү һәм мотивацияләү максаты белән оештырыла, моннан тыш ул «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының бер өлеше булып тора.