Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2024, 11:44

«Итиль», «Древо жизни», бушлай татар теле дәресләре – Казанда милли мәдәнияткә кызыксыну уяталар

Якындагы чара 3 июльдә узачак

Татарстан Республикасы башкаласында татар телен һәм мәдәниятен хуплауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән җәйге проектлар сезоны башлана. Тиздән «Древо жизни», «Итиль» фестивальләре, «Үз телем», «Саумы, Казан», «Алмачуар» конкурслары уза. Кабан күлендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» башланды инде. Ә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бушлай курслар старт ала. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Шәһәр мэриясендә туган телләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерү мөмкинлекләре аз түгел. Алар турында күбрәк сөйләргә һәм мәгълүматны һәр кешегә җиткерергә кирәк. Ышанам, безнең проектларга кушылырга теләүчеләр күп, шуңа күрә туктамагыз, алга китегез, без сезнең башлангычларыгызга мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», – дип  мөрәҗәгать итте Гүзәл Сәгыйтовага Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Древо жизни» проектын быел төрле этносларның гаилә йолаларына багышлаячаклар

«Древо жизни» проекты Россиядә Гаилә елы кысаларында узачак, оештыручылар төрле этносларның гаилә йолаларын күрсәтәчәкләр. Әйтик, быел җәй ике чара уздыру планлаштырыла – «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак бәйрәмнәре».

Беренчесе 3 июльдә 18:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта узачак, анда Татарстан Республикасы районнарыннан җиде милли ишегалдында фольклор коллективлары Татарстанда яшәүче төп халыкларның традицион туй фрагментлары белән интерактив программалар тәкъдим итәчәк.

Паркта балалар һәм өлкәннәр өчен тематик мастер-класслар оештырыла. Шулай ук кунаклар үзләренең икенче яртысын «Кодагыйда кунакта» интерактив мәйданчыгында таба алачак. Кичәнең финалында кияүләр һәм кәләшләр парады планлаштырылган. Музыкаль бизәү өчен Казанның «Риваять» төрки-татар төркеме, «Бермянчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Аҡ тирәк» җыр театры, «Красная горка» ансамбле һәм башкалар җавап бирәчәк.

«Балачак гореф-гадәтләре» 7 августта узачак. Бәйрәм кунаклары балалар туу һәм исем кушу һәм Идел буе төбәге халык уеннары традицияләренең күптөрлелеген бәяли алачак.

Шулай ук Горький исемендәге паркта 10 августта Идел буе халыклары өчен «Итиль» 4 нче яңа мәдәният фестивале узачак. Мәйданчыкта төп музыкаль сәхнә, ярминкә, фуд-корт, балалар зонасы мастер-класслар, лекторияләр һәм башкалар эшләячәк.

«Август ахырында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансын үткәрербез, аны шәһәр халкы «Балконнардагы шигырьләр» дип атады. Үткәрү вакыты, темасы һәм кунаклары турында соңрак сөйләрбез», – диде  Гүзәл Сәгыйтова.

Спикер шулай ук Казанда 13 июньдә старт алган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты турында искәртте. Татар биюе буенча иң якын мастер-класс 4 июльдә 18:00 сәгатьтә узачак. Ул «Кара-каршы» бию уеныннан башланачак, анда ике төркем биюдә ярыша.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәр пәнҗешәмбе саен Кабан яр буенда уза. Быел төп үзенчәлек –  фольклор бию уеннарына басым ясала. Булачак чаралар турында анонслар белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышырга мөмкин.

«Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар кабул итүне 20 августка кадәр озайттылар

Быел «Саумы, Казан!» бәйгесе дүрт номинация: тирене нәфис эшкәртү, бизәү, чигү, керамика буенча уза. Катнашучылар үтенече буенча гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды.

Жюри әгъзалары итеп дүрт юнәлеш буенча ике яшь категориясендә өчәр җиңүче сайланачак. Җиңүчеләр 100 мең сум алачак, икенче урын өчен – 85 мең сум, ә өченчесе өчен – 65 мең сум. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче эшләрнең күргәзмәсе һәм анда катнашучыларның эшләре сурәтләнгән буклет бастыру планлаштырыла.

Гаризаларны saumykazan@mail.ru электрон почтасы аша кабул итәләр. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк осталар катнаша ала. Игътибар үзәгендә - борынгы Казанның риваятьләре һәм мифлары.

1 сентябрьгә кадәр «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен пьесалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителәчәк. Барлыгы дүрт номинация игълан ителде:

«Катнашучыларның кече составы өчен (10 яшькә кадәр) пьеса (10 персонажга кадәр)»;

«Балалар өчен пьеса (10 яшькә кадәр) катнашучыларның зур составы өчен (10 персонаждан башлап)»;

«Яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр) катнашучыларның кече составы өчен (10 персонажга кадәр)»;

«Яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр) катнашучыларның зур составы өчен (10 персонаждан)».

Бәйгедә катнашу өчен пьесаның текстын konkurskazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Әсәрләрне, гражданлыкка бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк затлардан кабул итәчәчкләр. Бәйге нәтиҗәләре иң яхшы пьесалар кергән җыентык чыгарылачак.

«Алмачуар» ТР рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә шәһәр мэриясе тарафыннан үткәрелә.

«Кичә «Үз телем» проектлары конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Җиңүчеләр татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән үз идеяләрен тормышка ашыруга финанс ярдәм алачак. Быел приз фонды 2 миллион сум тәшкил итә»,  – дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Казанда бушлай татар теле дәресләре башлана

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бушлай курслар старт ала. Барлыгы ике төркем оештырылачак: башлап җибәрүчеләр һәм алга китүчеләр өчен. Беренче төркемнең дәресләре Казан башкарма комитеты бинасында, ә икенчесенең – «Кара күл» паркында амфитеатрда узачак.

Укулар киләсе атнадан башлана һәм 1,5 ай дәвам итәчәк. Бер дәреснең дәвамлылыгы ике сәгать тәшкил итәчәк. Уку өчен теркәлү узарга кирәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.07.2024
Видеорепортаж
01.07.2024 10:53
Июль аенда Казанда бушлай татар теле курслары ачыла
Барлык яңалыклар