Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 10:29

Илсур Метшин һәм Владимир Кухарев Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Беларусь башкаласының шәһәр Башкарма комитеты рәисе җитәкчелегендәге делегация Казанга Минск көннәренә килде

Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар. Беларусь Республикасы делегациясе Татарстан башкаласында 9 һәм 10 июньдә уза торган Минск көннәренә килде. Бу минутларда Казан Ратушасында «Минск һәм Казан: кардәшлек — үсешнең яңа этәргече» бизнес-форумы башланды.

Җиңү паркында узган тантанада Беларусь Республикасы делегатлары, вице-мэр Евгения Лодвигова, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов катнашты.

«Минск һәм Казан: кардәшлек — үсешнең яңа этәргече» бизнес-форумында Белоруссия ширкәтләре вәкилләре белән сөйләшүләр көтелә. Беларусь Республикасының рәсми делегациясе составында яңа технологияләр, машина төзелеше, электротехника, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе җитештерү, туристлык һәм башка тармакларда эшләүче 20дән артык предприятие вәкилләре бар.

Бүген үк «Трудовые резервы» стадионында ике шәһәрнең спорт мәктәпләре укучылары арасында футбол матчы узачак. Мәдәни программа шулай ук «Минск витае саброў» концертын һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак «Возрожденный из руин» («Җимерекләрдән торгызылган») фотокүргәзмәсен үз эченә ала.

Белоруссия делегациясе бу көннәрдә «Химград» технополисында, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һәм республиканың башка предприятиеләрендә булачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 10 июньнән 15 июньгә кадәр «Казан» агросәнәгать паркында белорус товарлары ярминкәсе узачак.

Татарстан башкаласында Минск көннәре Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгыту максатында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев шәһәрләр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Тантана Беларусь башкаласы Ратушасында узды, анда Илсур Метшин эш сәфәре белән булды.
Фоторепортаж
Җиңү паркында Казан мэры һәм Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Барлык яңалыклар