Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2025, 09:01

И.Метшин: «Сез дөньяга китергән матурлык сезнең тормышыгызны да бизәсен»

Казан мэры мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең эшчәнлегегез сәнгатьнең барлык формаларын саклауга һәм үстерүгә, яшь буынны игелек һәм мәхәббәт принципларына нигезләнгән тәрбияләүгә юнәлтелгән. Сезнең фикер йөртүегез һәм иҗади идеяләрегез, шулай ук аларны эзлекле тормышка ашыру бик күп талантларны ачуга һәм кызыклы идеяләрне тормышка ашыруга ярдәм итә.

Узган ел Казан мәдәнияте белән бөтен дөньядан күпсанлы кунаклар танышты, алар безнең зур проектларны, бай мирасны һәм алыштыргысыз милли гореф-гадәтләрне югары бәяләделәр.

Мәдәни үзәкләр, театрлар, музейлар, концерт заллары, китапханәләр, балалар сәнгать мәктәпләре, Казан зооботаника бакчасы һәм циркының эшчәнлеге соңгы елларда матди-техник базаны яңарту нәтиҗәсендә генә түгел, һәр хезмәткәрнең зур өлеш кертүе нәтиҗәсендә дә сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелде.

Ел саен бик күп мәдәни чаралар уза, аларның һәрберсе, иҗат һәм осталык яктысын кертеп, Казан тормышының мөһим өлешенә әверелә. Татарстан башкаласы талантлы музыкантлар, артистлар, рәссамнар, биючеләр һәм язучылар белән горурлана, бай мәдәни тормышлы шәһәр статусын даими раслый.

Сайлаган эшегезгә чын күңелдән бирелгәнегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез дөньяга китергән матурлык сезнең тормышыгызны да бизәсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, чиксез энергия һәм иминлек телим!» — диелә котлауда.
Барлык яңалыклар