В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концерты алдыннан Казан мэры эстрада йолдызлары Алсу, Akmal`, Наталья Подольская һәм Игорь Крутый белән бергә Ратушада журналистларның сорауларына җавап бирде
Бүген Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты була. Сәхнәдә Россия эстрадасы йолдызлары белән бергә конкурсның тугыз финалисты да чыгыш ясаячак. Казан Ратушасында гала-концерт алдыннан Казан мэры Илсур Метшин, «Игелекле дулкын» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой, шулай ук Россия йолдызлары Алсу, Владимир Пресняков, Наталья Подольская, Akmal катнашында матбугат конференциясе узды.
Марат Мөгыйнов фотосы
«2025 ел безнең өчен бик тә үзенчәлекле. Ике дулкын – «Игелекле» һәм «Яңа дулкын» бер шәһәрдә уза. Без Игорь Крутой белән бу хакта бик хыялланган идек инде. Фестивальнең илһамчысы – Игорь Яковлевич. 2017 елдан бирле конкурста 12 мең бала катнашты – болар үз сәләтләрен бөтен илгә танытучылар. Ел саен балаларның артистлар белән бергә чыгыш ясаулары күңелнең нечкә кылларын тибрәтә. «Игелекле» һәм «Яңа дулкын» бергә берләшеп, җылылык диңгезенә әйләнсеннәр. Моны күреп, шатлыктан безнең барыбызның да җырлыйсы килсен. Һәм бу урында Мәдәни инициативалар фондына һәм Татарстан Хөкүмәтенә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә, алар безне хуплады һәм ярдәмнәре дәвам итә», - дип сәламләү сүзе белән чыгышын башлады шәһәр мэры Илсур Метшин.
2017 елда беренче «Игелекле дулкын»ны искә төшереп, Илсур Метшин талантлы балаларның санына гаҗәпләнүен һәм элек аларның үз-үзләрен таныту өчен мондый мөмкинлекләре булмавын аңлаганын сөйләде. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә әлеге фестиваль хәзерге вакытта Казанда киң колач алган инклюзия юнәлешендәге эш өчен зур этәргеч булган. Ул ассызыклаганча, бүген шәһәрдә социаль әһәмиятлелек турында сөйләгәндә, эшләрнең игелекле дулкыны нәкъ менә әлеге беренче фестивальдән башланган.
2025 елда «Игелекле дулкын» фестивале Казанда алтынчы тапкыр уздырыла. Фестиваль кысаларында төбәк сайлап алу турлары Россиянең унбер шәһәрендә: Казанда, Новосибирскта, Екатеринбургта, Краснодарда, Севастопольдә, Хабаровскта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм беренче тапкыр Грозный белән Луганск, Донецк шәһәрләрендә оештырылган. Бәйгедә катнашу өчен 2000 нән артык гариза кабул итеп алынган, бу проектның зур кызыксыну һәм киң колач алуын күрсәтә. Фестивальдә катнашу тулысынча бушлай: ул яшь талантларга үз сәләтләрен ачу һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге бирә.
«Мин «Игелекле дулкын»да беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Казан – җыр-моң башкаласы, минем бу урын белән бәйле җырлы истәлекләрем күп. Бәйгеләрнең, ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйм. Мондый бәйрәм ярдәмендә кешеләр берләшә. Россиядә талантлы балалар бик күп, һәм хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итә торган искиткеч проектлар булуы бик шәп», - дип фикерләре белән уртаклашты җырчы Akmal`.
Төбәк сайлап алу турларында җиңүчеләрнең барысы да фестиваль финалында үз шәһәрләре һәм төбәкләре исеменнән чыгыш ясаган. Ул 1 декабрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә узган, анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашкан. Алар дүрт иҗади юнәлештә: вокал, музыка уен коралларында уйнау, хореография һәм сәхнә сәнгате (нәфис сүз, ишарәләр белән җырлау, акробатика, цирк сәнгате, мода театры һ.б.) буенча чыгыш ясаган. Фестиваль финалында катнашучыларның барысы да дипломнар, шулай ук үзләренең иҗади күнекмәләрен алга таба үстерүгә һәм һөнәри белем алуга юнәлдереләчәк акчалата бүләк алганнар. 1 нче дәрәҗә лауреатларга 100 мең сум күләмендә, 2 нче дәрәҗә лауреатларга 80 мең сум, 3 нче дәрәҗә лауреатларга 60 мең сум, фестиваль лауреатларына 50 мең сум күләмендә бүләк тапшырылган.
«Мин өчен «Яңа дулкын» тәүгесе түгел һәм соңгысы да булмас дип өметләнәм. «Игелекле дулкын»да – әйе, чыннан да мин беренче тапкыр. Балалар катнашкан җирдә йөрергә яратам. Бигрәк тә мондый талантлы балалар янында. Мин барлык балаларга да зур нәтиҗәләр һәм җиңүләр белән җиңел иҗат юлы телим», - диде җырчы Алсу.
Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак гала-концертта конкурс лауреатларының иң яхшы тугыз номеры тәкъдим ителәчәк. Гала-концерт Яңа ел алдыннан «НТВ» телеканалы эфирында трансляцияләнәчәк.
«Фестивальне без алтынчы ел үткәрәбез. «НТВ» телеканалы тапшырулар челтәрендә бу проект аерым урын алды. Балалар проектка эләгергә, үз сәләтләрен күрсәтергә омтыла. Быел да искиткеч матур һәм дулкынландыргыч булыр дип өметләнәм», - дип ассызыклады «Игелекле дулкын» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой.
Матур гадәт буенча «Игелекле дулкын» финалында «Хыялыңны тормышка ашыр» акциясе узачак. Гаризаларында «Минем хыялым» пунктын тутырган алты катнашучы фестивальнең оештыру комитетыннан махсус приз иясе булу мөмкинлеге алачак. Бу музыка уен кораллары, спорт инвентаре яки иҗади теләкләрне тормышка ашыру өчен материаллар булырга мөмкин. Яшь катнашучыларны үз хыялларына ирешүгә һәм үзенчәлекле талантларны үстерүгә рухландыру акциянең максаты булып тора.
«Игелекле дулкын» фестивале 2017 елдан бирле үткәрелә һәм ул авыр тормыш хәлендә калган талантлы балаларга, яшүсмерләргә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Казан мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой тәкъдиме белән булдырылган. Фестивальдә бөтен илдән 12 мең бала катнашкан. Фестивальне оештыручылар – Популяр музыка академиясе һәм Казан мэриясе. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды, Татарстан Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә уза.