В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спектакльләрдә декорацияләрнең нинди роль уйнавы һәм сәхнәне бизәү идеяләре ничек туганы турында Ленар Гыйльметдинов сөйләде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында «Казан гастрольләре» мәдәни проекты дәвам итә. Аның кысаларында 4 ай эчендә 40 спектакль куелган, аларны 6 мең казанлы һәм Казан кунаклары күрде. Анда катнашучылар арасында – Казан яшь тамашачы театры, ул апрель азагында Тимерьюлчылар мәдәният йортында тамашачыларга «Беренче тайм» спектаклен, быелгы сезон премьерасын тәкъдим итте.
Театрларның төп үзенчәлеге һәм аларның кинематографтан өстенлеге – ул тулысынча спектакль дөньясына чуму һәм тамашаның бер өлеше булу мөмкинлеге. Беренче чиратта тамашачыларга монда актерлар һәм режиссерлар ярдәм итә, әмма спектакльләрне сәнгатьчә бизәү дә аз роль уйнамый. Декорацияләр өчен идеяләр ничек тууы, аларның кайсылары әзерләүдә иң катлаулысы һәм заманча технологияләр тамашалар әзерләүдә ничек ярдәм иткәне турында KZN.RU порталы укучыларына ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, театр һәм кино рәссамы, Казан яшь тамашачы театрының баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов сөйләде.
«Мин сәнгать мәктәбендә укыдым, аннары Казан сәнгать училищесын тәмамладым, мәдәният институтында югары белем алдым. Театрлар белән 40 ел хезмәттәшлек итәм, ә нәкъ менә Яшь тамашачылар театрында 15 ел эшлим.
Театрда куючы рәссам спектакльләр өчен гомуми карар чыгара, эскизлар, габарит сызымнары ясый, аларда декорацияләр, костюмнар, бутафория, реквизит, һәр вак-төякне уйлый. Рәссам идеяне эшли һәм аны режиссер белән бергә гамәлгә ашыра, ә шуннан соң декорацияләрне бутафор цехларында ясыйлар.
Эш эзлекле бара. Әйтик, әгәр без спектакль өчен костюмнар өстендә уйласак, башта режиссер бәяли торган каралы-аклы каралама ясыйм. Әгәр дә ул караламаларны хуплый икән, мин төсле эскизлар әзерлим. Шуннан соң без гадәттә тукымаларны, фактураны сайлыйбыз, аларны тегү цехына бирәбез, анда инде костюмнар тегелә.
Бер спектакльгә әзерлек бердән алып өч айга кадәр бара. Иң катлаулысы – ике-өч катлы эшче декорацияләр булдыру – актерлар югары катларда йөри алсын өчен шундый ныклы «корылмалар». Камал театрында минем шундый тәҗрибәм булды: анда бик зур, бөтен сәхнәнге алып тора торган декорация бар иде, аны күп итеп эретеп ябыштыру кирәк иде. Әмма хәтта мондый зур декорацияләр дә гадәттә өч айдан да артык эшләнми.
Тагын шуны да исәпкә алырга кирәк, декорацияләр җыелган вакытта бик компактлы булырга тиеш. Театр репертуарында – 20-25 спектакль, һәрберсенең үз декорацияләре. Аларны саклау өчен урын кирәк. Бу гастрольләр өчен дә мөһим – декорацияләрне күчерергә мөмкин булсын өчен, алар мобиль булсын өчен, теләсә нинди кагылудан ватылмасын өчен. Моны уйлап табу – шулай ук рәссамның бурычы.
Һәр спектакль башланыр алдыннан барлык декорацияләрне тагын бер кат тикшерәләр. Без барысы да тәртиптәме, нәрсәне дә булса буярга, беркетергә кирәкмиме икәнлеген карап торабыз. Бер тапкыр декорация ясадык та һәм шуның белән эш бетте дигән әйбер юк. Бу бетмәс процесс».
«Спектакльне ничек бизәү турындагы идеяләр еш кына бик көтмәгәндә килә. Мәсәлән, бездә бик кызыклы барлыкка килгән «Теремкәй» спектакле бар. Ул елны мин авылда «Каравон» дип аталган зур рус бәйрәмен бизәдем. Бәйрәм беткәч, әйберләремне, реквизитларымны җыештырырга керештем... һәм кинәт шундый бер картина күрдем: атка атланып, бәйрәмгә башка авылдан килгән кешеләр китә, һәм анда кулына гармун тоткан арган бер ир кеше утыра иде. Ул йоклап китте, гармун чирәмгә төште, ә арба һаман бара бирде. Бу картина минем башымда калды: биек үлән, анда гармун ята...
Һәм менә күпмедер вакыттан соң минем янга театрда режиссер килә һәм: «Теремкәй» спектаклен куярга кирәк, ди. Идеяләр бармы? Монда минем башка уй килә: Гармун! Бу картина хәтеремдә калкып чыкты, һәм мин аны ни өчен күргәнемне аңладым. Нәрсә ул теремкәй? Бу кечкенә генә тычкан, бака керә алырлык урамда яткан нәрсә, ягъни бик зур булмаган предмет. Һәм менә шушы спектакль өчен без үләннәр арасында яткан шундый зур гармун ясадык. Якыннан кечкенә генә тычкан үтеп бара, бу гармунны күрә дә аның янына килә һәм, шалтырату биргән кебек, клавишка баса: «Теремкәйдә кем яши? Беркем дә. Мин яшәячәкмен». Һәм шулай алга таба... Менә шулай бер очрак спектакльнең бөтен бизәлешенә йогынты ясарга мөмкин.
Яки тагын «Кошкин дом» спектакле бар. Без режиссер белән аны ничек тормышка ашыру турында фикер алыштык. Һәм мин шундый бер вакыйга уйлап таптым: балалар бүлмәсендә уенчыклар – роботлар, Барби курчаклары, конструкторлар, йомшак уенчыклар һәм башкалар таратылган. Һәм менә бу бүлмәгә әкиятче керә һәм ул уенчыкларны тергезә, соңыннан алар спектакль уйный башлый.
Гомумән, кагыйдә буларак, мин идеяне уйлап табам, аны рәсемдә гәүдәләндерәм, режиссерга тәкъдим итәм һәм әгәр ул риза икән – без аннан талпынып китәбез».
«Бүген минем төп эш урыным – яшь тамашачылар театры, әмма мин башка театрлар белән дә хезмәттәшлек итәм, кинематографта эшлим, концертлар, бәйрәмнәр бизим. Кайвакыт кинога эпизодик рольләргә актер буларак эләгәм, чөнки төшерү мәйданчыгында торам. Салават Фәтхетдиновның клипында да төштем – бу минем өчен кызыклы тәҗрибә.
Театрда эшләү миңа кинога караганда күбрәк ошый. Монда барысы да чын, монда тамашачылар – тамашаның бер өлеше. Бу барыбер минем яраткан эшем.
Заманча технологияләр безнең эштә бик нык чагылды. Хәзер мин, мәсәлән, спектакль өчен бизәк ясый алам, ә аннары без аны тукымага бастырабыз. Бу бигрәк тә тарихи костюмнар өчен яхшы. Яңа материаллар, тукымалар, яктылык конструкцияләре барлыкка килде... Болар барысы да безгә эштә бик ярдәм итә.
Минем уйлавымча, беркайчан да спектакльне әзерләгәндә тырышлыкны һәм чараларны кызганмаска кирәк. Кеше килә бит, үз акчаларын, вакытын сарыф итә, ул бу атмосфераның бер өлеше булырга тели, аны эчтән тоярга тели – һәм без аңа актерлар белән уртак тарихны яшәргә ярдәм итәргә тиеш.
Рәссамның бурычы – әсәрнең асылын ачарга режиссерга, актерларга һәм авторга ярдәм итү. Беренче чиратта спектакльнең уңышы барыбер нәкъ менә аларга бәйле бит».