Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2019, 11:02

«Росинка-2019» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты Казанда 31 майда узачак

Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 36 балалар бакчасында тәрбияләнүче 397 бала чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). «Росинка-2019» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты Казанда 31-нче майда узачак. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә үз номерларын Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында тәрбияләнүче 367 бала тәкъдим итәчәк.

Элегрәк, 16-нчы апрельдән 19-нчы апрельгә кадәр, балалар фестивальнең сайлап алу этаплары сериясен уздылар, анда 86 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 450-дән артык бала чыгыш ясады. Гала-концертта катнашучыларны сайлаганда фестиваль жюрие башкару осталыгы һәм музыка мәдәнияте дәрәҗәсен, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артистлыгын, бию композициясенең катлаулыгын исәпкә алды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Гала-концертта яшь артистлар тамашачыларга шундый темалар белән берләштерелгән иҗади номерлар тәкъдим итәчәк: «Дөнья, Идел буе халыклары мәдәнияте», «Бәхетле балачак», «Спорт, син – дөнья». Фойеда кунакларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының музыка коллективлары, балалар оркестрлары конкурсы җиңүчеләре каршы алачак. Биредә шулай ук истәлекле фотолар ясарга теләүчеләр өчен берничә фотозона оештырылачак. Моннан тыш, фестиваль кысаларында «Дөнья халыклары костюмнарында курчаклар» күргәзмәсе дә узачак.

Кунакларны җыю, күргәзмә һәм фотозоналар эше башлану 9.00 сәгатькә планлаштырылган, концерт бер сәгатькә соңрак башланачак.

«Росинка» балалар иҗаты фестивале 1995 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга, шулай ук сәләтле балалар белән эшләү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

Барлык яңалыклар