Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.07.2021, 05:00

Евгений Варакин: «Корбан бәйрәме – халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше ул»

«Иске шәһәр» махсус территориясе префекты мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

«Иске шәһәр» махсус территориясе префекты Евгений Варакин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады.

«Хөрмәтле «Иске шәһәр» халкы, казанлылар һәм башкала кунаклары! Кадерле мөселманнар!

Сезне исламның иң төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Һәрбер мөселман калебләребезне изгелек нурларына күмә торган әлеге изге бәйрәмнең якынлашуын аерым бер дулкынлану хисе белән көтә. Корбан бәйрәме – халкыбызның иң якты әхлакый идеалларын гәүдәләндерүче рухи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше. Әлеге бәйрәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә кайтырга чакыра, якыннарыбыз һәм мохтаҗлар турында кайгыртырга, барлык кешеләр белән тату яшәргә өйрәтә.

Аллаһы Тәгалә безнең барчабызга да хәер-рәхмәтен бирсен, догаларыбызны ишетсен һәм изге ниятләребезне кабул итсен. Һәр гаиләгә дә тынычлык һәм бәрәкәт бирсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!

Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм рәхмәтендә булырга язсын!» - диелә котлау текстында.

Барлык яңалыклар