Инклюзив үзәктә тәрбияләнүчеләр азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булдылар
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы яңа проект – «Профполет» һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләрен башлап җибәрде. Анда беренче булып «Крылья» инклюзив үзәгендә тәрбияләнүче 14 бала катнашты. Балалар шәһәрнең азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булдылар.
Проектның инициаторлары – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче Казан гаиләләре. Идеяне Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуда «Крылья» үзәге җитәкчесе, аутистик спектры бозылган баланың әнисе Альбина Нәфикова җиткерде.
Проектта «Крылья» инклюзив үзәге балалары гына катнаша, чөнки аңа инде 16 яшь тулган яшүсмерләр йөри. Профориентация экскурсияләрендә яшүсмерләр һөнәрләр белән якыннанрак таныша, ә соңыннан күңелләренә хуш килгән эшчәнлек сайлый ала.
«Яшүсмерләр төрле һөнәрләрне эчтән өйрәнә. Әгәр бу аларны кызыксындырса, аннары алар стажировкага килә алачак. Бәлки, бу аларның киләчәк һөнәрләре булыр», – диде «Игелекле Казан» җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.
Экскурсия вакытында балаларны тьюторлар озата бара. Департаментта балаларга производстволар күрсәттеләр, шулай ук стажировка үтәргә тәкъдим иттеләр. «Бу кайбер балаларны кызыксындырды, шуңа күрә кемнәрдер анда стажировка үтәр дип өметләнәбез», – дип өстәде Татьяна Мерзлякова.
Балаларга айга бер-ике экскурсия үткәреләчәк. Май аенда балалар «Горводзеленхоз» МУП һәм Казан зооботаника бакчасында булачаклар.
Исегезгә төшерәбез, узган елның август ахырында Голубятников урамында аутистик спектры бозылган яшүсмерләр белән эшләүдә махсуслашкан Россиядә беренче «Крылья» инклюзив мультиформат үзәге ачылды. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проектының концепциясе үзенчәлекле балаларның аналары берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләнде. Бу әниләр үзәктә эшләү мөмкинлеге алды.