26 февральдә Казан шәһәренең ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре өчен декларация кампаниясе кысаларында чара узды.
Казан Башкарма комитеты Аппаратының контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы урынбасары Борис Андреев «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 28 декабрендәге 505-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирүнең яңа тәртибенә кагылышлы үзгәрешләрне җентекләп аңлатты.
Казан шәһәре иҗтимагый үзәге директоры Екатерина Ямбаршева хезмәткәрләр өчен киберкуркынычсызлык темасына мәгърифәтчелек лекциясе үткәрде. Спикер мошенниклар тарафыннан кешеләрне алдауның типик ысуллары турында сөйләде. Казанлыларны киберкуркынычсызлык темасына агарту буенча мәгълүмати кампания Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча төзелгән цифрлы куркынычсызлык командасы эше кысаларында гамәлгә ашырыла.
Лекцияләр тәмамлангач, спикерлар хезмәткәрләрнең барлык сорауларына җентекләп җавап бирделәр һәм конкрет киңәшләр бирделәр.