В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әниләр көнендә KZN.RU порталы Казанда яшәүче хатын-кызлар турында сөйли, алар үз үрнәкләре мисалында ана булу һәм хезмәт юлында үсешкә омтылуның бер-берсен кире какмавын исбатлыйлар
Әниләр көне – гаилә нигезен тәшкил итүче мәхәббәт, ярдәм, сабырлык һәм фидакарьлек кебек төп кыйммәтләрнең мөһимлеген искә төшерүче үзенчәлекле бәйрәм ул. Бу көн ана булуның көче һәм җәмгыятьтә хатын-кызның роле никадәр зур икәнлеген тагын бер кат исбатлый. Бүген KZN.RU порталы һөнәри үсеш юлын һәм гаилә тормышын кайгыртуны бергә берләштерә алган хатын-кызларның сокландыргыч тарихлары белән уртаклаша – алар үз үрнәкләре мисалында ана булу һәм хезмәт юлында үсешкә омтылуның бер-берсен кире какмавын исбатлыйлар
Денис Гордийко фотосы
Алия Заһидуллина, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы, өч бала анасы
Алия Заһидуллина әле һаман да үскәч, кем булачагым хакында хыялланам, дип шаяртып, әңгәмәне шулай елмаеп башлады. Алия ханым үзенең 14 ел гомерен шәһәрнең Башкарма комитетында эшләүгә багышлаган. Хезмәт юлын Алия Заһидуллина кызы белән бергә уза: эшкә булган тырышлыгын кызы каршында кылган гамәлләре белән раслап, ул баласын проектларны тапшырыр алдыннан чараларга үзе белән йөрткән. Хәзерге вакытта әңгәмәдәшебезнең олы кызы шәһәр чараларында катнаша һәм волонтерлык белән актив шөгыльләнә икән.

«Әлбәттә, балалар тууы һәр гаиләдә бик мөһим вакыйга, тормыш икенче борылышлар ала, әмма моңа карап эшкә мөнәсәбәт үзгәрми. Бары тик яңа төсмерләр өстәлә дияр идем мин. Миңа калса, балаларым моны раслый аладыр. Мин Башкарма комитетка килгәндә, өлкәненә өч яшь иде, ул инде Казан яшьләренә, минем беренче проектларыма хөрмәт белән карады. Минем белән йөргәндә әнисенең нәрсә белән шөгыльләнүен күрә, үзем эшләгән проектларда катнаша һәм боларның ни өчен кирәклеген аңлы рәвештә кабул итә иде. Шуңа күрә аңа ни өчен нәкъ менә шулай булырга тиешлеген аңлату урынсыз саналды. Мәсәлән, шәһәребез балалар бакчасы төзегәндә, мин кызымны үзем белән алгаладым – ул киңлек белән таныша, төзәтмәләр кертергә кирәклеген аңларга ярдәм итә, бакчаны бизәү өчен төсләр сайлый. Аның әлеге эштә катнашуы һәм үз фикерен белдерүе минем өчен бик тә мөһим иде. Кызым шәһәр проектларында ярдәм итә, волонтер буларак катнаша, һәм күп очракта безнең кыйммәтләр бер-берсенә туры килә – әлеге күренешләр миңа киләчәктә илһамланып эшләү көче бирә, канатлар куя», - дип сөйләде Алия Заһидуллина.
Гаиләнең ярдәме хезмәт юлында тагы да зур дәрәҗәләргә ирешү өчен төп роль уйный. Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, аның әти-әнисе балалар белән калырга һәм көндәлек тормышта ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, бу эшне һәм бала турында кайгыртуны бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Әти-әниләре эштә вакытта, әби-бабайдан балаларга күчкән наз һәм җылылык, игътибар бәһасез ярдәм булып тора. Алия Заһидуллина фикеренчә, нәкъ менә шундый таяныч тормыш һәм хезмәт юлын ышаныч белән төзергә ярдәм итә.
«Әлеге эштә тулы гаиләнең катнашуы бик мөһим. Миңа әти-әнием ярдәм итә. Әгәр дә алар үз вакытында килмәсәләр, мине хупламасалар, «әйе, тәкъдим ителгән эшкә бар» дип әйтмәсәләр, һөнәри бурычларны һәм нәни баламны кайгыртуны бергә алып бару шактый катлаулы булыр иде. Бу безнең уртак бурычыбыз – әти-әниемнең терәк булуы психологик яктан да, рухи яктан да зур ярдәм. Безнең хакта буыннар бәйләнешен саклый торган зур татар гаиләсе дияр идем мин. Беренчедән, балаларга әби-бабайдан белем һәм зирәклек күчә. Әти-әни назы җитмәгән балаларыбыз дәү әти белән дәү әнинең күңел җылысын тоялар. Мондый ярдәмнең бәһасе бәяләп бетергесез», - дип аңлатты Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Алия Заһидуллина балалар белән җылы мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм итә торган серләре белән уртаклашты. Мәсәлән, ул атнага бер яки айга бер тапкыр балаларның берсенә тулысынча багышланган «бала көне» оештыра икән. Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, мондый алым балалар белән вакытны сыйфатлы һәм мәгънәле итеп уздырырга мөмкинлек бирә. Алия Заһидуллина гаиләсе дә бергәләп табигатьтә вакыт үткәрергә ярата: алар балыкка йөриләр, гөмбә җыялар һәм туган якларында ял итәләр.
«Мин курыкмаска киңәш итәр идем. Һәр яшьнең үз үзенчәлеге, үз матурлыгы. Мәсәлән, хәзер мин олы кызым белән вакыт үткәрүдән тәм табам – без мода, трендлар, популяр артистлар турында фикер алыша һәм бергәләп дискотекаларга йөри алабыз. Бу бик кәттә күренеш бит! Шуңа күрә мин кызларга үзеңне мөмкин кадәр иртәрәк әни ролендә сынап карарга киңәш итәм. Икенче яктан, кече балама нибары дүрт яшь, һәм әни булу миндә бөтенләй башка хисләр уята – хәзер инде башка төсмерләр, хис-кичерешләр, балага башка мөнәсәбәт. Минемчә, яшьтән дә, вакыттан да, хезмәт юлыннан да куркырга кирәкми. Ана булу ягын сайлагыз. Еш кына нәкъ менә әлеге роль авырлыкларны җиңәргә һәм максатларга барырга көч, зирәклек, үз-үзеңә ышаныч бирә. Шуны истә тотарга кирәк, сез – бала өчен үрнәк», - дип сүзен йомгаклады Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Әлфия Сәлимова, Яңа Савин районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, дүрт бала анасы
Әңгәмәдәшебезнең булачак һөнәрен сайлауга үз вакытында өстәмә белем бирү педагогы булган әнисе зур йогынты ясаган. Нәкъ менә ул кызында кызыксынучанлык һәм яңаны сынап карарга омтылыш уята алган. Әлфия Сәлимова, төрле шөгыльләрне кызыксынып үзләштереп, күпкырлы шәхес булып үскән.
«Мин барлык дәресләргә: рәсем сәнгате, бәйләү, кисү һәм тегү, макраме, фото, туризм түгәрәкләренә мавыгып йөрдем. Мин үз сәләтләремне тормышка ашыра һәм җәмгыятькә файда китерә алырлык өлкәне эзләдем. Бүгенге көндә технологияләрнең даими үсеше һәм көн саен ачыла торган яңа мөмкинлекләр мине яңа эшләргә рухландыра. Болар миңа актуаль белгеч булып калырга һәм креатив чишелешләр табарга ярдәм итә», - ди үзәк директоры.

Гаиләсендә балалар тууы әңгәмәдәшебезне хезмәт юлына яңача карарга мәҗбүр иткән. Хәзер аның өчен эш үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге генә түгел, ә бәлки гаилә тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итә торган мөһим корал да. Ана булу Әлфия Сәлимова өчен илһам чыганагы, якыннары аның өчен ышанычлы таяныч булып тора.
«Балалар – минем иң яхшы укытучыларым. Алар мине нәтиҗәлерәк эшләргә, яшәргә өйрәтте. Вакыт азайгач, син һәр минутны бәяли башлыйсың һәм аны максималь рәвештә файдалы итеп кулланырга тырышасың. Балалар миңа сыгылмалылыкның һәм түземлелекнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Алар мине дөньяга башка күзлектән карарга, башкаларның хисләрен аңларга һәм яңа хәлләргә җайлашырга өйрәтте. Бу хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруда да бик әһәмиятле булды. Тагын бер мөһим күренеш: балалар үпкәләрен тиз оныта һәм гафу итә беләләр. Олылар өчен бик кыйммәтле дәрес дияр идем мин моны», - дип фикерләре белән уртаклашты үзәк директоры.
Дәлия Гайнанова, Казан шәһәре Думасы депутаты, GT Dress балалар һәм яшүсмерләр өчен адаптив кием брендына нигез салучы, ике бала анасы
Дәлия Гайнанова тормышында да ана булу хәлиткеч роль уйный. 2009 елда табиблар ялгышлыгы аркасында аның авыр формада церебраль параличланган улы туа. Бала үскән саен, әни кеше кием сайлауда кыенлыклар белән ешрак очраша башлый: гадәти балалар киемнәре алар өчен көндәлек тормышта уңайсыз булып чыга. Туры килгән вариантлар табылмый – Дәлия үзе тегәргә карар кыла. Берничә сәгать дәвамында ул ательеда осталар белән бергә кием өлгесе ясый. Шулай итеп, үзенчәлекле ихтыяҗлары булган балалар өчен уңайлылыкны, матурлыкны бергә берләштерә торган кием концепциясе туа.

«Мин әлеге эшнең бизнес булачагына өметләнмәдем – кием табу бик авыр булганлыктан, барлык балаларны да әлеге хәлдән коткарырга теләдем. Ни кызганыч, мондый балалар күп. Әлбәттә, эшне башлап җибәрү бик авыр булды – акча юк, мин беренче партия киемнәрне тегү өчен хәтта улымның коляскасын да саттым, - дип искә ала әңгәмәдәшебез. – Хәзер яраткан эшем дә, гаиләм дә бар. Барысын да бергә берләштерү, яхшы әни, уңышлы эшмәкәр булу, әлбәттә, бик авыр. Еш кына мин балаларымны игътибарсыз калдырам дип борчылам, минем бит әле иҗтимагый бурычым да бар – депутат булып торам. Дусларымны күрмим диярлек, сәфәрләрдән, шалтыратулардан һәм катлаулы эш көннәреннән соң кичләрен көч бетә, кайчакта әни белән шалтыратышып сөйләшергә дә хәл калмый. Тик мин моны җиңәргә өйрәндем».
Тормышта яшәргә көч бетә башлаган очракта Дәлия Гайнанова илһам бирә торган китаплар укый – алар борчулы фикерләрне куарга һәм матур уйлар белән яшәргә ярдәм итә. Кайвакыт ул психологка мөрәҗәгать итеп, үзе турында кайгырта икән.
«Балаларым, бигрәк тә улым Тимур, мине түземлелеккә, теләсә нинди шартларда да бәхетле яшәргә һәм беркайчан да үзеңә чикләү куймаска өйрәттеләр. Ә кызым Ариана мине теләсә нинди хәлләрдә дә киң күңелле хатын-кыз булып калырга өйрәтә», - дип билгеләде әңгәмәдәш.
Екатерина Абиева, «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең тренер-укытучысы, фигуралы шуу буенча Россиянең спорт остасы, дүрт бала анасы
Бозда беренче адымнарын Екатерина Абиева бала чагында ясый. Әнисе белән әбисе кечкенә Катяны кулларыннан тотып күнекмәләргә йөртә башлыйлар. Еллар узу белән фигуралы шууга кызыксыну арта бара, беренче уңышлар күренә, җиңүләр яулана һәм ул киләчәктә үз язмышын нәкъ менә әлеге спорт төре белән бәйләргә теләвен аңлый.
Спорт характеры, үҗәтлек, яңа белемнәрне үзләштерүгә омтылыш ахыр чиктә үз эшенең чын остасын барлыкка китерә.
Екатерина Абиева «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең фигуралы шуу буенча тренеры, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының футбол һәм хоккей кафедрасының өлкән укытучысы. Хоккей академиясендә эшли.
Күп еллар дәвамында ул Төнге хоккей лигасының «Пантера-Казан» командасы уенчысы була.
«Кеше үзен камилләштерү юлында үсештән тукталырга тиеш түгел, дип саныйм мин. Мин әле һаман да белем алу юлында: экономия буенча белем алдым, физик тәрбия, инглиз теле буенча магистратурада, аспирантурада укыдым. Бу елны спорт психологына яңадан әзерлек уздым, параллель рәвештә туризм һәм дизайнга өйрәнәм», - ди фигуралы шуу буенча спорт остасы.
Моннан тыш, ул фигуралы шуу буенча Бөтенроссия ярышларының техник контролеры һәм судьясы, шулай ук Татарстан Республикасының өлкән судьясы булып тора.
Ә тагын Екатерина Абиева – яраткан хатын һәм дүрт бала анасы.
Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, ире аны һәр өлкәдә хуплый һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Ул да спортчы, хоккей тренеры. Хәрәкәткә мәхәббәт аларның гаилә традициясенә әверелгән: Екатерина кызларының берсен фигуралы шууга алып килгән, икенчесе хәзерге вакытта гимнастика белән шөгыльләнә, уллары әтисеннән үрнәк алып, хоккей мәйданчыгында шөгыльләнә. Әлегә кечкенә балалары гына спортта түгел икән.

«Балаларым, тормыш яки эш авырлыкларына карамастан, мине елмаерга өйрәтте. Син инде үзең өчен генә түгел, беренче чиратта, алар өчен яшәвеңне аңлыйсың. Үз балаларым туганнан соң әти-әниемнең кичерешләрен ныграк аңлый башладым», - дип фикерләре белән уртаклашты тренер.
Тыгыз эштән, укудан һәм күнекмәләрдән торган тормышта буш вакыт җиңел генә табылмый, ләкин ул барлыкка килү белән, дус гаилә бергәләшеп зур булмаган сәяхәткә кузгала.
«Гаилә – ул минем өчен рухи көч чыганагы. Ял көннәрен якыннарым белән үткәрергә яратам. Һәм атна башында яңа энергия, куелган максатларга ирешү теләге белән кире бозга әйләнеп кайтам», - дип сүзен йомгаклады күпбалалы әни.
Фотолар Алия Заһидуллинаның, Әлфия Сәлимованың, Дәлия Гайнанованың, Екатерина Абиеваның шәхси архивыннан алынды